Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәридә Кудашева исеме мәңгеләштерелә


Фәридә Кудашева
Фәридә Кудашева

Шул уңайдан Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов махсус фәрман имзалады.

15 декабрь Башкортстан һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган җырчысы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фәридә Кудашеваның тууына 90 ел тулды.

Шул уңайдан Башкортстан президенты аның исемен мәңгеләштерү буенча фәрман имзалады. Анда Нефтекама шәһәрендә ел да уза торган “Дуслык моңы” татар-башкорт җыры фестиваленә Фәридә Кудашева исемен бирергә, җырчының туган ягы – Чишмә районының Келәш авылында йорт-музеен ачарга, Уфада һәм Чишмә касабасында урамнарга исемен бирергә, башкалада яшәгән йортына тактаташ куярга һәм башка мәңгеләштерү эшләре каралган.

Әйткәндәй, Башкортстанның Рублевкасы – Акманайда җырчы үзе исән чакта ук бер урамга аның исемен биргән иделәр. Акманайны җәмәгатьчелек анда бик “текә” кешеләрнең затлы бакчалары булу сәбәпле, Рублевка дип атый.

Акманайдагы ун сутыйдан артык җир берничә миллион сум тора. Анда Корылтай башы Константин Толкачев, министрлар, завод җитәкчеләре һәм башка күп кенә түрәләрнең затлы дачалары урнашкан. Иң кыйммәтле дачалар йөзәр миллион сум дип бәяләнә.

Фәридә Кудашева әбиләр чуагының иң матур көннәренең берсендә – 9 октябрьдә арабыздан киткән иде.

Мәшһүр җырчы Фәридә Кудашева вафат булды

"Фәридә Кудашева үз милләтенә бирелгән ханым иде"
XS
SM
MD
LG