Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар мөфтие динара низагларда катнашмаска чакыра


Мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин
Мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин

Мәскәүнең Манеж мәйданында булып узган вакыйгага бәйле, Самар мөфтие Вагыйз хәзрәт Яруллин барлык мөселманнарны экстремизмга, провокацияләргә бирешмәскә чакырды.


Соңгы атнада Самарның төрле почмакларында рус милләтчеләре җыеннар уздырырга тырышып карады. Ләкин тәртип саклаучылар тарафыннан тиешле чаралар күрелде: ыгы-зыгыларга барып җитмәде.

Мөселманнар тарафыннан тәртип бозулар күзәтелмәсен өчен милли хәрәкәт активистлары, дин әһелләре күбрәк яшьләр белән эш итә. Мәчетләрдә вәгазьләрдән соң моңа аерым игътибар ителә. Мәчетләрдә Самар өлкәсе мөфтие Вагыйз хәзрәт Яруллинның түбәндәге мөрәҗәгатьнамәсе яңгыратыла:

“Кадерле вә хөрмәтле мөселманнарыбыз!

Самар төбәгендә гомер-гомергә төрле милләт һәм төрле диндәге халык яшәгән һәм яши. Безнең мәчетләребезгә татар, башкорт, үзбәк, казакъ, дагыстанлы, азәри, карачай, балкар, төрекмән, кыргыз, таҗик, чечен һәм башкалар намаз укырга йөри. Төрле милләттәге халык бер дингә, бер Аллаһка ышанып, аның изге китабы Коръән-Кәримне укый.

Самар төбәгендәге мәчетләрдә төрле гореф-гадәт белән тәрбияләнгән, төрле мәзхәбтәге мөселманнар бердәнбер Аллаһка табына.

Моңа кадәр Самар өлкәсендә милләтара һәм динара ызгышлар булмады. Киләчәктә дә низаглар булмас, Аллаһы теләсә.

Чынлап торып, йөрәге аша Ходайга ышанган бәндә үз гамәлләрен тик Аллаһы Тәгалә кушканча гына эшли. Ә Аллаһы Тәгалә җирдә усаллык, явызлык, дошманлык таратуны катгый рәвештә тыя.

Русия – күпмилләтле һәм төрле динле ил һәм бу безнең дәүләтебезнең байлыгы.

Без дин кардәшләребезгә, бигрәк тә, яшьләргә мөрәҗәгать итәбез. Милләтчелек нигезендә экстремизмга, провокацияләргә бирешмәгез.

Сез беркайчан да исегездән чыгармагыз: Ислам дине – ул татулык, изгелек, иҗат итү дине. Ходай Тәгалә динебез Исламны җирдә матур, тату итеп яшәргә яраткан, җирдә бер-беребез белән яхшылыкта, изге ниятләрдә ярышып яшәргә өнди. Ходай Тәгаләнең мөселманнарга мөрәҗәгать итеп әйтелгән сүзләрен күңел түребездә тотыйк. Алар түбәндәгеләр:

Динебез Исламга ышанучылар бер-берсенә туганнар! Шуңа да, бер-берегез белән дус яшәгез һәм Ходайдан куркыгыз.

Ходайга ышанучылар, бер-берегездән көлмәгез, бер-берегезне җәберләмәгез.
Үз-үзегезне, бер-берегезне кыерсытмагыз, кушаматлар такмагыз. Динле кеше әшәкелек эшли алмый, шуны аңламаганнарга – тәмуг төбе.

Мөселман – ул иң югары әхлакый сыйфатларга ия булган кеше.
Мөселман – ул кешеләрне татулаштыручы һәм төрле диндәге адәмнәргә хөрмәт күрсәтүче.
Мөселман – ул үпкәләткән кешеләргә үпкә белдермәүче һәм гафу итә белүче, ул үч алмаучы, ул үзенең ачуын тота белүче.
Мөселман – ул эче тулы нәфрәт тулган очракта да, йөзендә мөлаемлык һәм дустанә караш саклый белүче кеше.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. Ходай Тәгаләдән, оҗмахка керер өчен ниләр эшләргә кирәк, дигән соравына мондый җавап алган: “Ачуланма”.

Бу инде һәммәбезгә дә югары әхлаклы булырга, һәммәбезгә дә үзебездә Мөхәммәд пәйгамбәребез сыйфатларын булдырырга, изге Китабыбыз Коръән таләпләре нигезендә яшәргә кирәк дигән сүз.

Динебез Ислам һәр кешегә ике нәрсәне йөкли: беренчесе – Ходай Тәгаләгә ышанырга, икенчесе – Җирне һәм тормышны бизәп яшәргә.

Коръән-Кәримдә әйтелгән: “Сезләрне Аллаһ Тәгалә Җирдә яралтты һәм шул Җирне, тормышны бизәүне йөкләде. Күкләр һәм җир,андагы булган нәрсәләрне сезнең карамакка, кеше карамагына бирәм”.

Ләкин ул – Аллаһ Тәгалә таләп тә куйган: “Усаллык таратмагыз, Җирне, тормышны бизәгәч, аны җимермәгез”.

Ә Мөхәммәд пәйгамбәребез өстәгән: “Җирдә, яшәештә тынычлыкны үстерегез, ярлыларның тамагын туйдырыгыз – шул вакытта сезләргә оҗмахка юл ачык”.
XS
SM
MD
LG