Беларуста узган якшәмбедәге президент сайлавында президент Александр Лукашенкога көндәш булган тугыз намзәтнең җидесе тоткарланды.
Бу турыда оппозиция вәкилләренең сүзләренә таянып Беларус киңкүләм мәгълумат чаралары хәбәр итә.
Кичә кич милиция белән бәрелештә Көндәшләрнең берсе Владимир Некляевның башы ярылган.
Некляевның хатыны әйтүенчә, узган төндә аны хастаханәдән билгесез кешеләр алып киткән. Некляевның кайда булуы әлегә билгесез.
Минский үзәгендә кичә милиция белән булган бәрелеш нәтиҗәсендә 600-ләп кеше тоткарланган. Дистәләрчә кеше яраланган.
Киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда гаепләп җинаять эше ачылган.
Үзәк сайлау комиссиясе белдерүенчә, сайлауда 80-ләп процент тавыш җыеп Александр Лукашенко җиңеп чыккан.
Оппозиция киңкүләм сайлауда күпсанлы канун бозулар булды дип тәкърарлый.