Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият Волжский бульварында мәчет төзү хәбәрен кире кага


Мәскәүнең Көньяк-Көнчыгыш бүлге идарәсенең матбугат хезмәте башкаладагы яңа мәчетнең Текстильщики районындагы Волжский бульварында төзеләчәге турында хәбәрләрне кире какты.

Русия премьер-министры Владимир Путин пәнҗешәмбе телевидение аша халык сорауларына җавап биргәндә Мәскәүдә яңа мәчет төзү карарының тәгаен булуын әйткән иде.

Көньяк-Көнчыгыш бүлге хакимиятләре исә Путин яңа мәчет вәгъдә итте, әмма аның Волжская бульварында булачагы турында берни дә әйтмәде диләр.

Анда мәчет төзү проектны шул тирәдә яшәүче халыкның каршы чыгуы сәбәпле туктатылды.
XS
SM
MD
LG