Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Азатлык” яшьләре конституцияне үтәргә чакырды


19 декабрьдә көн салкын торуга да карамастан, “Азатлык” оешмасы яшьләре Русия конституциясен үтәргә чакырган шигарләр тотып пикетка чыкты.

Пикетта барлыгы җиде кеше катнашты. Чара Казан үзәгендә урнашкан Лев Гумилев һәйкәле янында узды. Яшьләр кабер ташлары төшерелгән плакатларга “Русия – социаль дәүләт” (Конституциянең җиденче матдәсе), “Милли мәгариф” (университет, мәктәп, балалар бакчасы), “Татарстан һәм Русия конституцияләре”, “Татар теле?”, “Русия хөкүмәте” (Русия конституциясенең беренче матдәсе нигезендә Русия федератив, демократик, хокукый дәүләт) дигән язуларны тотып торды.

Бу шигарләрнең кабер ташларына язылуы Русия конституциясенең тулаем бозылуын, милләтләрнең хокуклары кысылуын аңлата. Яшьләр моны башкаларга да әйтергә, аңлатырга тели.

Урыс милләтчеләре “Азатлык” яшьләре бу пикетны Мәскәүдә булган бәрелештән соң, кавказларны яклап оештыра дигән имеш-мимеш тә таратып өлгерде. Татарларны "Кавказ экстремистларын" яклауда гаепләргә теләде. “Азатлык” оешмасы рәисе Наил Нәби сүзләренчә, бу – ялган. Пикет инде ике атна элек Русия конституциясен бозуга каршы әзерләнгән булган.

Дөрес, яшьләр “Фашизмга – юк. 11 декабрь Мәскәүдә булган вакыйгалар кабатланмасын” дигән плакат та тоткан иде. Пикетчылар фикеренчә, алар халыклар тигезлеген, дуслыгын яклый.



“Азатлык” яшьләре хәбәр итүенчә, алар гыйнвар аенда татар халкы хокукларын яклап, зуррак каршылык чарасы үткәрергә җыена.

26 декабрь якшәмбе көнне 19.00 сәгатьтә "Азатлык" дулкыннарында "Русия конституциясен бозу нәрсәгә китерәчәк?" дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе тыңлагыз. Анда "Азатлык" берлеге яшьләре катнаша.
XS
SM
MD
LG