Accessibility links

Мостафа Җәмилев Бжезинский белән очрашты


Мостафа Җәмилев һәм Збигнев Бжезинский
Мостафа Җәмилев һәм Збигнев Бжезинский

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев Канада һәм АКШка сәфәре вакытында танылган дәүләт эшлеклесе Збигнев Бжезинский белән очрашты.

Мостафа Җәмилев Төньяк Америка сәфәрен Канададан башлаган. Ул анда Канада парламенты депутаты Борис Вжесневский чакыруы белән барган. 8 декабрьдә Борис Вжесневский Канада парламенты депутатларына Мостафа Җәмилевның биографиясен, кеше хокуклары өчен көрәше хакында кыскача сөйләп, кырымтатар делегациясен тәкъдим иткәндә, депутатлар аларны аякка басып, кул чабып каршылаган.

Шул ук көнне Мостафа Җәмилев Канада парламентының элекке вице-спикеры, ә хәзер «Демократия өчен җәмгыять» исемле халыкара оешма җитәкчесе, кеше хокукларын яклаучы Дэвид Килгор белән аның өендә очрашкан. Очрашу вакытында сүз күпмилләтле регионнарда, шулай ук Украинада милләтара конфликтларны алдан туктату чаралары хакында барган. Дэвид Килгор Канаданың Океания, Азия, Латин Америкасы һәм Африкада дәүләт сәркатибе булган.

10 декабрьдә Канададан АКШка барган Мостафа Җәмилев Нью-Йоркта кырымтатар диаспорасы вәкилләре Фикрәт Юртер, Рөстәм Борлуҗа, Кырымтатар Американ Берләшмәсе рәисе Кемаль Курун һәм башкалар белән очрашкан.

13 декабрьдә ул Вашингтонда «The Heritage Foundation», ягъни «Мирас» фондын зиярәт иткән. Бу АКШның иң танылган һәм йогынтылы гыйльми-тикшеренү вә укыту оешмаларының берсе. Дөньяның төрле почмакларындагы бүлекчәләрдә эшләгән экспертлар, аналитикларның позицияләре АКШның тышкы һәм эчке сәясәтенә зур йогынты ясый. Фонд каршындагы «Коммунизм корбаннары» мемориалы рәисе Эдвард Ли белән булган очрашу вакытында сүз кырымтатарларның бүгенге хәлләре хакында барган.


Халыкара кырымтатар форумы

Мостафа Җәмилев кырымтатар халкының хәзерге хәленә багышланган халыкара форум оештыру турында Корылтайның махсус карары кабул иткәнен әйткән.

Сөргендә корбан булган кырымтатарларына Нью-Йоркта куелган һәйкәл
Форумның төп максаты – кырымтатар халкының 1944 елдагы сөргенлек нәтиҗәләрен бетерү өчен кырымтатарларның, Украинаның, халыкара җәмәгатьчелекнең бергә көч куеп эшләү, шулай ук кырымтатар халкының Украинада куркынычсызлык шартларында тәрәккыят итүен тәэмин итү.

Эдвард Ли бу гамәлне хуплаган һәм бу форумда «Amnesty International», «Human Rights Watch» кебек халыкара оешмаларның катнашуын да тәкъдим иткән.

Хәзерге вакытта Кытай төрмәсендә утырган Лю Сяобога Нобель бүләге бирелүе дөнья жәмәгатьчелеге игътибарын янә кеше хокуклары мәсьәләсенә юнәлтте. “Кырымтатар проблемасы буенча халыкара форумны хәзер үткерү вакытында эшләнгән акыллы адым булачак”, – дигән Эдвард Ли.

Очрашуда кырымтатар диаспорасы вәкилләре, Бөтендөнья кырымтатар конгрессы координацион шурасының АКШтагы вәкиле Айла Бакаллы катнашкан.

Очрашудан соң, Кырым делегациясе Вашингтондагы «Коммунизм корбаннары» мемориалына чәчәкләр куйган.


Бжезинский белән очрашу


Җәмилев Бжезинскийга кырымтатарларының милли баш киемен бүләк иткән
АКШтагы очрашуларның иң мөһимнәренең берсе – Збигнев Бжезинский һәм АКШның Украинадагы элекке илчесе Уильям Грин Миллер белән булган.

Мостафа Җәмилев очрашу башында Збигнев Бжезинскийга “Шәркый Европа илләрен демократиягә кайтару, Украинаның бәйсез ил булуына булышканы өчен” рәхмәтен җиткергән.

Бжезинский кырымтатарларның сөргенлектәге тормышлары, милли хәрәкәт ысуллары, кырымтатар халкының еллар буе Кырымга кайта алмавы, Украинаның кырымтатарлары мәсьәләсен хәл итмәү сәбәпләре белән кызыксынган.

Мостафа Җәмилев Бжезинскийга да кырымтатар халкының хокукларын торгызу максатында халыкара форум үткәрү нияте турында сөйләгән.

Мостафа Җәмилев Вильям Грин Миллер белән
“Без Украинаның кырымтатар мәсьәләсенә мөнәсәбәтен кардиналь рәвештә үзгәртергә телибез”, дигән Мостафа Җәмилев. Ул бу хакта Брюссельда, Оттавада, Вашингтонда Гданьскида сөйләшүләр алып барганы хакында да әйткән.

Бжезинский бу гамәлне хуплаган. “Сезнең инициативагыз урынлы һәм мантыйклы. Форумда киң жәмәгатьчелек катнашса, аның көтелгән нәтиҗәләргә китерәчәгенең ихтималы зур. Әгәр дә регионда ниятегезнең кеше хокуклары һәм демократия булганын аңласалар, сезне күп кенә кеше яклар һәм сез максатыгызга ирешерсез”, – дигән Бжезинский.

Шулай итеп, Канада һәм АКШка ясаган сәфәре вакытында Мостафа Җәмилев кырымтатар мәсьәләсенә багышланган халыкара форум үткәрү буенча әзерлек эшләре алып барды дияргә мөмкин. Кырымтатар халкының Украинада хокуклары кирәкле дәрәҗәдә торгызылмаганлыгы, киресенчә, хакимияткә килгән яңа сәяси көчнең бу мәсьәләгә тулаем игътибар итмәскә омтылганы бу эшне тагы да активрак алып баруны таләп итә.
XS
SM
MD
LG