Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимошенко: “Мин бернәрсәдән дә курыкмыйм”


Юлия Тимошенко
Юлия Тимошенко

Украинаның оппозиция җитәкчесе Юлия Тимошенкога премьер-министр булганда акчаларны максатчан кулланмауда гаеп белдерелә. Тимошенко үзе бу гаепләүләрне кире кага.

Украинаның элекке премьер-министры Юлия Тимошенко дүшәмбе кичен генераль прокуратурага чакырылды һәм анда аңа экология программалары акчаларны максатчан кулланмауда рәсми гаеп белдерелде.

Тикшерү барышына элекке премьерга Киевтан чыкмаска кушылды.

Аңа аңлы рәвештә һәм үзбелдеклеге белән япма газ калдыклары квоталарын сату акчасының бер өлешен – 320 миллион евроны пенсия итеп түләү гаебе белдерелә.

Тимошенко Януковичка үз сүзен әйтте

Февральдә президент сайлавында Виктор Януковичка көндәш намзәт булган һәм җиңелгән Тимошенко аны гаепләү артында сәяси максатлар ята дип саный. Шуңа ул президентка ясаган белдерүендә, үзенең һәм аны яклаган миллионнарча халыкның курыкмавын әйтте.

“Сез куркасыз. Шул курку аркасында сез кешеләрне кыйныйсыз, үтерәсез, төрмәгә утыртасыз. Бу сезне коткармаячак”, диде ул.

Аның фикеренчә, авыр финанс кризис вакытында бу акчаларны пенсия түләме өчен тоту Украина кануннарына күрә җинаять саналмый.

Инде элегрәк Тимошенко хөкүмәтендә эшләгән вәкилләренең кайберләренә каршы гаепләүләр белдерелгән иде.

Элекке табигатьне саклау министры Георгий Филипчук 14 декабрь көнне генераль прокуратурада сораштырулардан соң кулга алынды. Элекке эчке эшләр министры Юрий Луценко һәм икътисад министры Богдан Данилишинга шулай ук гаеп белдерелә. Данилишин 2 миллион доллар күләмендә дәүләт акчасын туздыруда гаепләнә.

Сәясәт белгече Юрий Якеменко фикеренчә, әлеге кулга алулар Янукович хөкүмәтенең җәмәгатьчелекнең игътибарын авыр хәлдәге икътисади проблемнардан читкә юнәлдерү өчен эшләнә. Чөнки хәзер Украина яңа пенсия реформалары алдында тора. Аерым алганда илдә пенсия яшен арттыру күздә тотыла. Әлбәттә бу халыкның ризасызлыгын арттыра.

Ә аналитик Михаил Погребенский сүзләренчә, бу бары тик сәяси максаттан чыгып эшләнә. Ул хәзерге хөкүмәт болай да яклауны югалта барган оппозиция җитәкчесенең абруен төшермәкче була дип саный. Белгеч, мөгаен барысы да шартлы хөкем чыгару белән тәмамланыр, дигән фикердә.

Тимошенконың яклаучылары бар

Тимошенконың элекке министрларв кулга алынды. Тимошенко үзе интернет сәхифәсендә аны төрмә хөкеме белән куркытып булмавына ишарәләде. Ул хастаханәләрдә авыру булып кыланып ятарга яки чит илгә чыгып китәргә җыенмавын һәм һәрвакыт сорау алуларга киләчәген әйтте. “Мин бернәрсәдән дә курыкмыйм” дип өстәде ул.

Тимошенко тарафдарлары теләктәшлек белдерә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:40 0:00


Сишәмбе “Батькивщина” фиркасе прокуратура бинасы каршында Тимошенконы эзәрлекләүне туктатуны таләп итеп пикет уздырды. Шулай ук элекке премьер-министр тарафдарлары аны яклап Украинаның төрле шәһәрләрендә каршылык чарасына чыкты.

Тимошенко премьерлыгы вакытында “Укртатнафта” украиннар кулына күчте


Нәкъ Тимошенко премьер-министр булганда "Укртатнафта" ширкәте тирәсендә дә аңлашылмаучанлык туды. Башта Татарстан “Укртатнафта” ширкәтенең 55% хиссәләре хуҗасы иде.

2008-2009 елларда Украинаның югары мәхкәмәсе һәм Полтава өлкәсенең хуҗалык мәхкәмәсе барлык хиссәләрне Татарстаннан алып, “Укртатнафта” белән идарә итүне тулысынча украиннар кулына тапшырды.

XS
SM
MD
LG