Accessibility links

Кайнар хәбәр

Динара "Рамазан" бәйгесендә дипломант булды


 Динара Атаҗанова
Динара Атаҗанова

Мари Иленең 90 еллыгына багышлап “Рамазан” беренче регионара сәнгать бәйгесендә Удмуртиядән башкаручылар һәм биючеләр катнашты. Алар арасында милләттәшләребез яратып кабул иткән биюче Динара Атаҗанова да бар иде. Ул бәйгенең дипломанты исеменә лаек булды.

Динара Атаҗанова татар, үзбәк, шәрекъ биюләрен оста башкаручы. Ул Үзбәкстанда туып, Удмуртиядә үскән. Шуңа да аңа ике халыкның да моңнары, сәнгате бертигез якын күрә.

Динара җиде яшеннән сәхнәдә. Бүген ул Ижау шәһәренең “Спартак” халык ижат йортында эшләүче “Шатлык” ансамбле биючесе.

Елмаеп, җиңел генә биюче Динараны концертка килгән һәр кеше дә исендә калдыра дисәк хак булыр. Дәртле биюләрне Динара бик үзенчәлекле итеп башкара. Инде алда әйтелгәнчә, Динара беренче тапкыр сәхнәгә җиде яшендә чыга. Бу 1993-94 елларда була. Аны апасы әле генә оешкан “Ижау моңнары ансамбленә чакыра.

Ул елларда концертлар белән республика буйлап күп йөрергә туры килә. Кызыклы очрашулар да күп була. Үзбәкстаннан кайткан кешеләр кечкенә генә биюче янына килеп, "сөйләшәләр, фотога төшәләр, бүләкләр бирә иделәр” дип искә алды Динара.

Кыз биюләр белән ныклап кызыксына башлый. Ижауда төрле бию ансамбльләрендә осталыгын үстерә. “Андан”да рус биюләрен үзләштерә, “Гүзәл”дә татарча биергә өйрәнә. Ә шулай да Динара татар, үзбәк биюләренә өстенлек бирә.

Динара Атаҗанова бүген “Шатлык” ансамбле биючесе. Ансамбльнең җитәкчесе Фәния Гаделшина биюче белән эшләргә дә, аралашырга да бик җиңел булуын әйтте. “Күптән түгел Динара Атаҗанова осталыгын Мари Иленең 90 еллыгына багышланган “Рамазан” беренче регионара сәнгать бәйгесендә катнашып раслады. Бәйгенең дипломанты исеменә лаек булды” диде “Шатлык” ансамбле җитәкчесе Фәния Гаделшина.

Динара биюләр белән генә чикләнми, киләчәктә аны тамашачы башка вазифада да күрәчәк. “Тавышы матур. Җырлар өйрәнәбез”, диде Фәния ханым. Ә бүген ул экономист белгечлегенә ия булу нияте белән Ижау техник университетында белем ала, “Турист” клубында шәрекъ бию түгәрәген алып бара. Һәр тамашада милләттәшләребезне татар һәм үзбәк биюләрен башкарып, сокландыра.
XS
SM
MD
LG