Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ижау моңнары” җыр бәйгесе кире кайта


Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирек Шәрипов
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирек Шәрипов

Мәгълүмат чараларында республикада быел өченче тапкыр Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль үтәчәк дип игълан ителгән иде.

Фестиваль шартлары буенча анда җырчылар, ансамбльләр, сүз осталары, биючеләр катнашырга һәм ул республиканың берничә төбәгендә узарга тиеш иде. Фестиваль Балезино, Сарапул, Можга, Воткинск районнарында оештырылды, әмма ул "Татар мәдәнияте көннәре" дип аталды. Йомгаклау концерты декабрь башында узачак дип планлаштырылган иде. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында йомгаклау кичәсе декабрь ае азагына күчерелде һәм ул “Ижау моңнары” җыр бәйгесе буларак үткәреләчәк.

Әлеге үзгәрешләргә аңлатмаларны Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирек Шәрипов бирде. Аның сүзләренчә, үз мәдәни чараларыбызны булдыру кирәк. Татарстанда, башка төбәкләрдә ел азагында ниндидер кешеләр хәтерендә калырлык тамашалар була. Ижауда 1992 елның декабрендә “Ижау моңнары” җыр бәйгесе узган. Шуңа әйләнеп кайтырга карар кабул ителгән.

1992 елның декабрендә Удмуртия татар иҗтимагый үзәге, оешманы ул вакытта җитәкләгән Мәсгуд Вахит улы Гаратуев тырышлыгы белән, Удмуртиядә беренче тапкыр “Ижау моңнары” татар җыр бәйгесе оештырылган иде. Ул вакытта милләттәшләребез зур активлык күрсәтте. Республиканың төрле төбәкләреннән бик күп җырчылар катнашты. Аның нәтиҗәсе дә булды.

Беренче татар җыры бәйгесендә катнашкан җырчылар халкыбызның яраткан башкаручыларына әверелде. Мисал өчен – Ирек Мөхәммәтҗанов. Ул бүген Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исемен йөртә. Шулай ук республикада танылган баянчы Илфат Нурмөхәммәтов шушы бәйгедән соң фәкать татар төркемнәре белән генә эшләде, сәхнәдә татарча гына чыгышлар ясады.

Шулай итеп, 1992 елда булган бәйгене яңартып, тамашачыга кайтарырга исәбе милли-мәдәни мөхтәрият вәкилләренең.

Шимбә көнне, 25 декабрьдә Ижау шәһәренең тимерюлчылар мәдәният йортында “Ижау моңнары” җыр бәйгесе булачак.
XS
SM
MD
LG