Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан белән Татарстан килешү төзеде


Рөстәм Миңнеханов (c) белән Рөстәм Хәмитов
Рөстәм Миңнеханов (c) белән Рөстәм Хәмитов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация 22 декабрьдә эш сәфәре белән Уфага килде.

Делегациягә министрлыклар, ширкәт җитәкчлеләре кергән. Әлеге сәфәр кысасында ике республика арасында килешү имзаланды. Ул сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында. Шуңа өстәп 2011-2012 елларга хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар планы да имзаланды.

Башкортстан Президенты Татарстан делегациясенә сәфәре өчен зур рәхмәт белдерде: “Сез безнең көтеп алган кунакларыбыз һәм яраткан күршеләребез. Безнең уртак әйберләребез дә җитәрлек, ул — тел, мәдәният, гореф-гадәтләр. Без әлегә бөтен мөмкинчелекләрне һәм уртак өлгеләрне тормышка ашыра алмадык. Безнең киләчәгебез бер, мәнфәгатьләребез уртак. Республикаларыбыз индустрия үзәкләре, әгәр бергә эш итсәк, безгә Русиядә тиңнәр булмаячак”,— диде Рөстәм Хәмитов.

Чарадан соң “Биатлон” үзәгендә булдылар. Нефтьчеләр мәдәният сараенда узган Президент чыршысында катнаштылар. Әлеге чыршы бәйрәменә 780 бала килгән. Алар уку алдынгылары, аерым фәннәр буенча төрле олимпиадада җиңүчеләр, яшь спортчылар, әтиләре хәрби бурычларын үтәгәндә мәрхүм булучыларның балалары. Ике президент чыршы утларын бергә кабыздылар һәм балалар йортларына икесе дә микроавтобуслар бүләк иттеләр.

Артабан Археология һәм этнография музеена сәфәр кылдылар. Чара ахырында Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында татар җәмәгатьчелеге белән очрашу узды.

Ике Рөстәм сәхнәгә күтәрелеп, халыкка берничә кәлимә сүз әйттеләр һәм бер төркем җәмәгатьчелек вәкиленә төрле мактаулы исемнәр бирделәр. Башкортстан президенты чыгышында: “бу ике тугандаш республиканың дуслык һәм хезмәттәшлек үрнәге булачак”, диде. “Килешү эшләячәк”, дип ышандырды. Татарстан президенты: “Безнең фикерләр уртак. Без Татарстан һәм Башкортстан халкы бергә булсын дип тырышачакбыз. Безгә дус булып, матур итеп озак еллар эшләргә насыйп булсын”,— диде.

Татарстан президенты кулыннан бүләкләнүчеләр арасында “Рамазан” төрки-мәдәни үзәге рәисе, филология фәннәре кандидаты Марат Шәриповка Татарстанның халык җырчысы, композитор Фәнир һәм Вәсил Галимовларга Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре исемнәре бирелде.
XS
SM
MD
LG