Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер мәхкәмәсе бер айга кичектерелде


Наил Микеев белән Равил Тимербулатов
Наил Микеев белән Равил Тимербулатов

Сембердә ике татар егетенең эшен тикшерүче мәхкәмә алдагы утырышны киләсе елның 24 гыйнварына билгеләде.


Сембердә Наил Микеев белән Равил Тимербулатов эшенә карата мәхкәмәнең чиге күренми. Аның соңгы ике утырышы да бик кыска булды. Элеккесе гаепләнүчеләрнең үз гаепләрен танымаулары турында соңгы сүзләрен тыңлау белән чикләнгән иде.

24 декабрьдәгесе исә мәхкәмәне бөтенләй кичектерү турында карар кылды. Алдагы утырыш киләсе елның 24 гыйнварына билгеләнде.

Бу карарны адвокатларның эшчәнлеге нәтиҗәсе дип аңларга буладыр. Алар фикеренчә, тикшерү эшләрендә объектив булмаган, юк гаепләрне көчләп тагу күзгә чагыла. Мәхкәмәнең киләсе утырышына кадәр бер ай вакыт бар.

Шуны гына өстәп була: бәлки, тулы бер ай дәвамында тикшерүчеләр күңелендә дә объективлык чаткылары табылыр.
XS
SM
MD
LG