Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польшага рәхмәт хаты матбугатта басылды


23 декабрь көнне Татарстан Дәүләт шурасының соңгы утырышында Польшада татар гаскәре хөрмәтенә һәйкәл ачылу уңаеннан мөрәҗәгать кабул ителгән иде. Ул “Ватаным Татарстан” газетында басылып чыкты.

Польша республикасында Речь Посполитая татарына һәйкәл ачылу уңаеннан Татарстан республикасы Дәүләт шурасы мөрәҗәгате Польша республикасы президенты Бронислав Коморовскийга, Польша республикасы сенаты маршалы Богдан Борусевичка, Польша республикасы сеймы маршалы Гжегож Юлиуш Схетынага һәм поляк халкына атап язылган.

25 декабрь көнне республиканың рәсми газеты “Ватаным Татарстан” да басылып чыккан мөрәҗәгать мондый эчтәлектә:

“2010 елның 25 ноябрендә Польша республикасының Гданьски шәһәрендә Речь Посполитая татарына һәйкәл ачылу тантанасы булды. Бу истәлекле вакыйга поляк һәм татар халыклары арасында гасырлар буе үзара аңлашып, дус-тату яшәү традицияләренең дәвам итүен чагылдыра.

Польша президенты Бронислав Коморовский тарафыннан һәйкәл ачу тантанасында татарларның Польша дәүләте алдында тарихи казанышларына бирелгән югары бәяне Татарстан һәм бөтен татар халкы поляк халкына олы рәхмәт хисләре белән кабул итте.

XIV гасыр ахырында Алтын Урда тәхете өчен дәвам иткән көрәш хакимнәрне үзләренә тугры сугышчылар белән бергә Польша һәм Литва кенәзләре янында сыену урыны эзләргә мәҗбүр иткән. Татарлар һәрвакыт дәүләтчелек тарафдарлары булдылар һәм, төрле сәбәпләр аркасында чит-ят җирләргә килеп урнашып, шул илгә ышанычлы һәм тугры хезмәт итәләр.

Элек-электән алар Польша дәүләтенең бәйсезлеге өчен көрәштә хәрби батырлыклары белән дан казаналар. Аларның варислары бүген дә тырыш хезмәтләре белән хәзерге Польшаның алга китүенә лаеклы өлеш кертә, һәм без моның белән горурланабыз.

Татарстан республикасы Дәүләт шурасы Татарстанның күпмилләтле халкы һәм бөтен татар халкы исеменнән Польша Президенты Бронислав Коморовскийга, Польша Республикасы Сенатына, Сеймына һәм бөтен поляк халкына шунда яшәүче татарлар өчен икенче ватанга әверелгән Польшаның бердәмлеген һәм бөтенлеген саклауда татарларның казанышларын югары бәяләгән өчен ихлас рәхмәт хисләрен белдерә.

Татарстан Дәүләт шурасы Польша республикасының һәм Русия Федерациясенең эшлекле багланышларын һәм мәдәни хезмәттәшлеген ныгыту адымнарын хуплый. Татарстан республикасы Польша халкы белән Русия Федерациясенең күпмилләтле халкы арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәрьяклап ярдәм итәчәк”, дип әйтелә Татарстан Дәүләт шурасы кабул иткән мөрәҗәгатьтә.
XS
SM
MD
LG