Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан белән Башкортстанны берләштергән никах


Бу көннәрдә Казанның Мәрҗани мәчетендә узган никах мәҗлесендә йөзләгән кеше катнашты. Татарстан кызы белән Башкортстан егетенең никахы ике тугандаш халыкның бер гаилә коруына мисал булды.

Татарстанның төп казые Җәлил хәзрәт Фазлыйның кызы Айсылу белән Башкортстан эшкуары, химаяче Рәүф Хәсәновның улы Арысланның гомер бәйрәмнәренә бик күп дин әһелләре, җитәкчеләр дә җыелды.

Бирегә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илдус Фәиз, Казан мөхтәсибе, Мәрҗани мәчетенең имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Сөләйман Зарипов, Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Фәрит Мифтахов һәм башка күренекле дин әһелләре дә килгән иде.

Никах көнендә күп теләкләр әйтелде, догалар укылды, “Мәрҗән” төркеме үз җырлары белән чыгыш ясады.

“Сезнең туегыз – Татарстан белән Башкортстанны берләштерүче бер мисал. Киләчәктә дә дусларча, туганнарча яшәргә насыйп булса иде”, диде Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

Башка кунаклар да үз сүзләрен әйтте. Алар Аллаһның хатын-кызларны ирләрдән яратуын, ирләрнең һәм хатыннарның ничек яшәргә тиеш булуларын, һәрберсенең бурычларын искә төшерде.

***
Мәрҗани мәчете республиканың иң өлкән биналарыннан санала. Ул Екатерина II вакытларына ук барып тоташа. Казанның төп мәчете булып саналган Кол Шәриф Мәрҗанинең урынын алды, дип әйтеп булмый. Сирәгрәк булса да, биредә дә никах мәҗлесләре үтә. Моның өчен Мәрҗанидә 25-30 кешелек бер һәм 100 кеше сыярлык икенче зал бар.

Казанда күпләр никах мәҗлесен Кол Шәрифтә уздыра, шунда фотоларга төшә, видеолар эшли. Шулай да 200 еллык тарихы булган Мәрҗани мәчете дә үз йөзен югалтмый.
Айсылу һәм Арыслан

Айсылу һәм Арысланның бик зурлап үткәрелгән никахы әнә шуңа һәм әле Татарстан белән Башкортстан халкының бер-берсе белән гаиләләр корып якынаюын күрсәтә торган бер дәлил булды.
XS
SM
MD
LG