Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә төзелеп килүче яңа мәчет яндырылган


Мәчетнең түбәсе янып беткән
Мәчетнең түбәсе янып беткән

25 декабрьгә каршы төндә, иртәнге сәгать өчләр тирәсендә Акмәчеттә кырымтатарлар йорт төзү өчен алган жирдә төзелеп килүче ике катлы мәчетнең түбәсе яндырылган.

”Бу мәчеткә әле электр чыбыклары сузылмаган иде, шуңа да янгын кыска ялганыштан чыкты дияргә нигез юк”, диләр төзелүче мәчеткә якын яшәүче кырымтатарлары. Бу вакыйганы тикшергән милиция хезмәткәрләре “мәчетне яндырганнар дип әйтеп булмый” дигәннәр. Янгыннан соң булган җыелышта катнашкан җирле кырымтатарлар төзелеп бетмәгән мәчетне “махсус яндырганнар” дигән фикерне белдерәләр.

Мәчетнең янганын юлдан барган бер кырымтатары күргән. Ул янгын сүндерүче машинаны чакырткан, ләкин янгын сүндерүче машина килсә дә, “мәчеткә юл юк” дип янгынны сүндермәгән. Ә Кырым хәбәрләр агентлыгы “мәчеткә алып баручы таш юл бар” дип хәбәр итте.

Әмирали Әблаев
Янгын 100 мең гривен, ягъни 12 мең доллар чамасы зыян китергән дип хәбәр ителде. Янгын урынына килгән Кырым мөселманнары мөфтие хаҗи Әмирали Әблаев җыелган кырымтатарлар алдында чыгыш ясап: “10 яндырылган мәчет урынына 100 мәчет, 100 мәчет урынына мең, мең урынына ун мең мәчет төзиячәкбыз. Рухыгыз нык булсын, бу шарт”, диде.

Шуны да әйтергә кирәк, мәчет кырымтатарлары басып алган жирдә, ягъни рәсми хокуксыз төзелә иде. Бу төзелеш шуны күрсәтә иде: кырымтатарлар бу җирдән башка җиргә китмәячәкләр. Дүрт ел буе бу җирне сораган кырымтатарларына җирле хакимият рәсми рәвештә бирергә ашыкмый.

Кырымда мәчетләргә, мөселман зиратларына ясалган һөҗүмнәр туктамый. Мәсәлән, 2010 елның август аенда Акмәчетнең иске шәһәрендә урнашкан Сәет-Сеттар мәчетенең ишекләре яндырылган иде, аның диварларында кырымтатарларны кимсеткән язулар, фашист свастикалары пәйда булган иде. Сентябрь аенда Джурчи районындагы Степное авылы мәчетенә дә һөҗүм ясалган иде. Сеитлер районында мөселман зиратында 200 гә якын зират ташлары җимерелгән иде. Шундый ук хәл Акмәчет янындагы Чистенькое авылында булган иде. Ә Сарайлы-Кыятта мәчетнең түбәсе яндырылды. Ләкин әлегәчә бу җинаятьләрне кылучылар табылмады һәм җәзаланмады. Ә бәлки аларны беркем эзләмәгәндер дә.

Мәчет янгынга кадәр
XS
SM
MD
LG