Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Русиядә милләтара нәфрәт нигезендә 37 кеше үлгән


Хокук яклаучылар мәгълүматларына караганда, 2010 елда Русиядә милләтара нәфрәт нигезендә 37 кеше үлгән, 400ләбе төрле җәрәхәтләр алган.

“Сова” хокук яклау үзәге мәгълүматларына таянып “Интерфакс” хәбәр итүенчә, милләтара нәфрәт нигезендәге иң күп һөҗүмнәр Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә булган, икенче һәм өченче урында Петербур белән Түбән Новгород тора.

Хокук яклаучылар сүзләренә караганда, Русиядә үтәмилләтчел оешмаларның дистәләрчә мең вәкилләре бар.
XS
SM
MD
LG