Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау балалар бакчасында чыршы бәйрәме татарча узды


Бакчада чыршы бәйрәме
Бакчада чыршы бәйрәме

Ижау шәһәренең 107 санлы балалар бакчасында чыршы бәйрәме бик матур һәм мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Нәниләр чын-чынлап әкият дөньясына кереп китте.

Бакчаның татар теле белгече Ләйсирә Йосыпова чыршы бәйрәменә бер ай әзерлек алып барылуын әйтте. Һәм ул кызыклы алып барылган. Музыка залында һәр атна саен ясалма чыршы үсеп торган. Яңа ел бәйрәменә инде ул түшәмгә кадәр җиткән. “Балалар шуңа сөенә”, диде Ләйсирә Йосыпова. Шулай ук малайлар-кызлар яңа елга бәйле күп кенә яңа сүзләр белгән, җырлар, шигырьләр өйрәнгән.

Бәйрәмнән күренеш
“Куян һәм башка җанварлар белән балалар кызыклы уеннар уйнады. Кыш бабайга шигырьләр сөйләде, бүләккә татлы ризыклар алды. Җырлар күп яңгырады, балалар биеде, күңел ачты. Балалар гына түгел, яңа ел кичәсенә килгән әти-әниләр һәм кунаклар да балачагыбызга кайткандай булдык “, дип уртаклашты Ләйсирә ханым. Сәясәт министрлыгыннан баш белгеч Фәндүс Хуҗин республикада утызлап бакчаларда татар төркемнәрендә шундый кичәләр уздырылуын әйтте.

“Милли телдә бәйрәмнәр уздыру гадәти күренеш”, дип уртаклашты Ижау шәһәре Ленин районының мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге җитәкчесе Тамара Градобоева.

Шәһәр администрациясенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү бүлеге җитәкчесе Татьяна Лизунова: “шундый милли бәйрәмнәрдә балалар үз мәдәнияты турында белем тупласа, икенче милләт вәкилләре башка халыкларның гореф-гадәтләре белән таныша”, дип басым ясады.

Шулай итеп, балалар яңа ел бәйрәмендә дә күңел ачып кына калмады, белем дә өстәде, башка халыкларның әкиятләре, геройлары белән танышты.
Бәйрәмнән күренеш
XS
SM
MD
LG