Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан метросының яңа станциясе ачылды


Казан метросының яңа станциясе ачылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:02 0:00
йөкләү

30 декабрь Казанда “Кәҗә бистәсе” метро станциясе ачылды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан шәһәре хакимияте башлыгы Илсур Метшин беренче пассажирлар булып "Кирмән" станциясеннән “Кәҗә бистәсенә” килеп, аның уңайлылыгын сынады.

30 декабрь Казанда “Кәҗә бистәсе” метро станциясе ачылды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан шәһәре хакимияте башлыгы Илсур Метшин беренче юлчылар булып "Кирмән" станциясеннән “Кәҗә бистәсенә” килеп, аның уңайлылыгын сынады.


250 метр озынлыктагы һәм 22 метр киңлектәге бу станция 2005 елда салына башланган. Моңарчы 6 тукталыштан (“Җиңү проспекты”, “Горки”, “Әмәт”, “Сукно бистәсе”, “Тукай мәйданы, “Кирмән” станцияләре) торган Казан метросының озынлыгы 9 чакрымга якынлашса, яңа станция кушылгач, җир асты юлының озынлыгы 11 чакрымнан арткан.

“Метроэлектротранс” башлыгы Әсфән Галәвов сүзләренчә, гадәттә Казан метросында көненә 40-50 мең кеше йөрсә, яңа станция ачылгач, пассажирлар саны тәүлегенә 100 меңгә җитәргә мөмкин.
XS
SM
MD
LG