Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сахалин татарлары: 2010 ел бәйрәмнәре истә калачак


"Дуслык" төркеме
"Дуслык" төркеме

2010 ел Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез тормышына әллә ни зур үзгәрешләр алып килмәсә дә, истәлекле вакыйгаларга бай булды.


Ерак Көнчыгыш татарлары Петропавловск-Камчатский, Магадан, Көньяк-Сахалински, Владивосток, Хабаровски, Амурдагы Комсомольски, Якутски шәһәрләрендә үткән халкыбызның милли бәйрәме – сабан туен елның истәлекле вакыйгасы дип саный. Сабан туйлары монда да бик күңелле үтә. Күңел ачу чарасы гына түгел, татар булуның үзенчә бер символы бит ул Ерак Көнчыгыш сабан туйлары.

Сахалинның җирле мохтарият әгъзасы Вәсилә Хуҗина фикеренчә, Сахалин һәм Курил тарихында инде бишенче кат оештырылган быелгы сабан туе аеруча күтәренке рухта үткән һәм утрау халкында барыннан да күбрәк тәэсир калдырган.

“Үткән ел – юбилейлар елы булды”, дип санап китә Вәсилә ханым. Ул җитәкләгән “Дуслык” төркеме биш еллыгын бәйрәм итсә, Сахалинда милли-мәдәни мохтарият оешканга төгәл бер ел вакыт үткән.
Татар биюе, хореограф Гөлнара Горелкина

Көньяк-Сахалински шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, бар эшләрдә башлап йөрүче, милли җанлы Хәлим Сәмирхановка – 65, ә инде “Дуслык” төркеме оста гармунчысы Тәлгат Ганиевка 60 яшь тулган.

Сахалинда татар үзешчән артистлары гомумшәһәр, өлкә дәрәҗәсендә үткән бәйрәм чараларында, төрле фестивальләрдә дә катнаша һәм таныла. “Төньякның төп халыклары мәдәнияте көннәре”, “Гаилә көне”, “Сәләтле балалар фестивале”, “Бергә без – Русия” ("Вместе мы-Россия") бәйрәмнәрен дә Вәсилә Хуҗина елның үзәк вакыйгалары сыйфатында атады.

Сахалинда яшәүче кардәшләребезне иң шатландырганы – аралашып яшәү мөмкинлеге. Алар үзләре Казанга кайтып, күрше төбәкләргә килеп, элемтәләр эзли, мәдәни ярдәм таба.

Көньяк-Сахалински шәһәре тележурналисты Лилиана Гыйниятова Казанда үткән яшьләр форумында катнашу бәхетенә ирешә. Утрауга кайткач, ул атна буе көн саен үзенең тапшырулары аша сахалиннарны Казандагы вакыйгалар белән таныштыра.
Хәлим Сәмирханов җырлый, гармунчы Тәлгат Ганиев

Җирле мохтариятнең актив әгъзалары Хәмдия Исәнгулова, Хәлим Сәмирханов, Вәсилә Хуҗина, Галия Гыйниятова, Венера Фәррәховалар исә ел дәвамында Комсомольски шәһәре «Сабантуй» мәдәни үзәге юбилеенда, Хабаровски һәм Комсомольски сабан туйларында, Амурдагы Комсомольскида үткән Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессының конференциясендә катнашты.

Туган тел, милли горефләрне саклап яшәргә тырышкан милләттәшләребез дини йолаларны да онытмый. Ураза гаете, Корбан бәйрәмнәрен алар бергәләп билгеләп үтә.

Елның төп вакыйгасы – татарларның җирле милли-мәдәни мохтарият рәисе Динур Шәймәрданов тырышлыгы белән җәмгыятьнең аерым бер бүлмәсе булдырылуы, дип хәбәр итте Вәсилә Хуҗина.
XS
SM
MD
LG