Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеген Маҗарстанга тапшырдылар


Беренче гыйнвардан Европа Берлегендә рәислек итү Бельгиядән элекке коммунистик ил – Маҗарстанга күчте.

50 елдан артык элек Маҗарстан Советлар Берлеге гаскәрләре һөҗүменә каршы торырга батырчылык иткән иде. Шулай ук 20 ел элек ул качакларга Көнбатышка чыгарга рөхсәт биреп, Берлин дивары җимерелүенә үз өлешен кертте. Менә хәзер Маҗарстан өчен тагын зур вакыйга – ул Европа Берлегендә рәислек итә башлады.

Кайчандыр коммунист ил булган Маҗарстанга бу юлы үз сәяси мөмкинлекләрен күрсәтү өчен уңайлы вакыт туа. Әмма ул әлеге чорга шактый авырлыклар белән керә. Бу икътисади һәм эчке сәяси проблемнар белән бәйле.

Чөнки илнең дәүләт бурычы соңгы елларда артты. Ул Греция кебек үк үзенә ташламалар таләп итте. Шулай ук Европа Берлегенең финанс сәясәте белән канәгать булмавын әйткәләп килде.

Моннан тыш, илдә бер партияле система урнашты дип әйтергә була. “Фидес” уңчы партия соңгы парламент сайлавында күпчелек тавышны җыя алды.

Сүз иреген авызлыклау

Бүген күпләрне Маҗарстан хөүмәтенең массакүләм мәгълүмат чаралары турында кабул ителгән яңа кануны борчый. Белгечләр бу кире коммунист чорына әйләнеп кайтуны хәтерләтә дип саный.

Маҗарстан студентлары яңа канунга каршы
Яңа канун массакүләм мәгълүмат чараларын контрольдә тотучы махсус шура булдыруны күздә тота Һәм “Фидес” партиясе вәкилләре кергән әлеге шура “сәяси баланс”ны бозганнарга, кеше абруена тап төшергәннәргә штраф салу хокукына ия булачак. Алар барлык дәүләт, өлешчә электрон массакүләм мәгълүмат чараларын, газета, интернет-порталларны тикшереп барачак.

Яңа канунны илдәге журналистлар каты тәнкыйтьләп чыкты. Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы моның сүз иреге турындагы медиа-стандартларны боза һәм “авызны авызлыклау” өчен кулланылачагын әйтте.

Әле яңа канун кабул итлгәнче үк маҗар атналык басмалары каршылык йөзеннән буш битле булып чыкты. Польшада “Газета Выборча” Маҗарстандагы хезмәттәшләренә теләктәшлек белдереп, язмаларны маҗарча бастырды.

Маҗарстан җитәкчелеге Мәскәүгә карый

Яңа канунның чыгуы коммунистларга каршы иң кырыс көрәшүче булган премьер-министр Виктор Орбанны белүчеләрне аптырашта калдырды. Аның уңчы “Фидес” партиясенең ил парламентында өчтән ике өлешне тәшкил итүе Конституцияне үзгәртүгә дә мөмкинлекләр тудыра.

Маҗар массакүләм мәгълүмат чараларына биргән әңгәмәсендә Орбан халыкара тәнкыйтьләрне кире какты. Һәм бу кануннарны массакүләм мәгълүмат чаралары турыдагы башка Европа илләренекенә охшаган дип әйтте. Моннан тыш, “ерак Көнбатыш Европаның тәнкыйтьләве безне куркытмый” дип тә өстәде.
XS
SM
MD
LG