Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга туристлар, туристларга - уңайлыклар кирәк


Казан кирмәне
Казан кирмәне

Туристлык өлкәсендә 2010 ел нәтиҗәләре.

2010 ел Татарстанда киләчәктә туристларны күпләп җәлеп итәрлек тарихи һәйкәлләрне торгызуга җиң сызганып эшкә керешкән ел булып истә калачак, дип белдерә белгечләр.

Болгар белән Зөягә бирелгән игътибарны моңа кадәр республикада булган бер генә тарихи ядкарь дә күрмәгәндер.

Журналистлар апрель ахырында булган киңәшмә вакытында Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авызыннан Болгарда Икмәк музее һәм игенчеләр авылы төзеләчәге турында беренче тапкыр ишетте. Министр, бөртектән алып ипи пешеп чыкканга кадәр булган бөтен хезмәтне дә күрсәтергә уйлыйбыз, дип белдергән иде.

“Ындыр табагында ашлыкны киптерә, суга һәм саклый торган урыннар да карала. Хәтта кечкенә-кечкенә генә басуларда төрле бөртеклеләрнең ничек игелүен дә күрсәтәчәкбез. Авылның яшәвен сиртмәле кое, күл һәм инештән башка күз алдына китереп булмый”, дип сөйләде ул.

Һәм менә, Яңа ел бәйрәменә бер атна кала гына, Болгарга сәфәре вакытында Татарстан дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” вакыфы багучылар шурасы рәисе Миңтимер Шәймиев Икмәк музееның 70%ы диярлек төзелгән инде дип белдерде.

Шунда ук салына торган Болгар мәчете манарасының Мәдинәдәге пәйгамбәр мәчетенекенә охшаячагын әйтте. Димәк, киләчәктә туристлар Изге Болгар җирләренә, андагы манара Мәдинәдәге мәчетнекенә охшаган бит, күреп кайтыйк әле, дип килергә мөмкин.

Сәяхәтчеләргә уңайлыклар тудыру көн кадагында

Рәсмиләр Татарстанга килүче туристлар саны елдан-ел арта бара дип белдерә. Шуны күз алдында тотып, мөгаен, ноябрь ахырында мәдәният; яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыклары вәкилләре сәяхәтчеләргә уңайлыклар тудыру турында сөйләште.

Әлеге уртак киңәшмә вакытында шәһәр транспортындагы җитешсезлекләр, вокзал хезмәткәрләренең чит телләрне белмәве, мәгълүмат табу кыенлыклары, һава аланыннан шәһәр үзәгенә барып җитү проблемнары – барысы бергә җыелып, беренче тапкыр “бер казанга салынды”.

Бу утырышта Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Сергей Иванов: “Тимер юл буйлап сәяхәтен дәвам итәргә теләүчеләр тагын да кыенрак хәлдә калачак. Билет сату урыннарын күрсәткән язулар һәм башка мәгълүмат та юк”, дигән иде.

Әлеге киңәшмәдән соң кабул ителгән карарда, 2011 елның 1 маена кадәр мәдәни байлыклар белән җиңел генә танышу мөмкинлеге тусын өчен, туристлык инфраструктурасын үстерү чаралары өлгесен әзерләп хөкүмәткә тапшырырга, диелгән.

Шулай ук мәдәният, яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлары, республикада туристлыкның бер уртак интернет-порталы булырга тиеш, дип белдерә. Музейлар һәдияләрен җитештерү програмын да әзерләргә җыеналар. Автобусларга туктау урыннары да булдырылачак.

Таныту өчен төрле ысуллар кулланыла


Татарстан 2010 елда да Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән туриндустриядә эшләүчеләрне үзенә кунакка чакырып торды. Татарстан белән танышу өчен чит ил туристлык вәкилләре берничә тапкыр булып китте.

Казан һәм Чиләбе арасында һава юлы ачылу уңаеннан "Ак Барс Аэро" Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы белән сәяхәт өлкәсендә килешү дә имзалады. Максатлары – Татарстанны спорт, мәдәният һәм күңел ачуда үскән төбәк буларак таныту. Беренче рейс белән Казанга Чиләбе өлкәсе журналистлары да килгән иде.

Сентябрь аенда Европаның Маҗарстан, Польша, Словакия, Чехия туристлык тармагы вәкилләре Татарстанның турширкәтләр ассоциациясенә керүчеләр белән эшлекле очрашуда булган иде. Әлеге очрашу вакытында алар Европадан килүче туристлар өчен Татарстанның әлегә үзенә тартып торган төбәк булмавын да әйтте.

Моңа алдан макталган сервисның хакыйкатькә туры килмәве һәм төбәкнең танылмавы төп сәбәпләр булып тора икән.

Казандагы турширкәт вәкилләре исә үзләре аша Европадан килүчеләрнең артуын әйтә. Мисал өчен, “Тройка К” ширкәте аша моннан ун еллар элек Русиядән һәм чит илләрдән килүчеләр елына меңъярымлап кына булса, ә хәзер исә 20 меңнең теге ягына чыкканнар.

Артта 1000 еллык, алда Универсиада

Республика җитәкчелеге Универсиада уеннарын Татарстанга туристлар килүне арттырачак чара булачагына зур өметләр баглый. Сергей Иванов та уеннар вакытында гына да башкалада 100 меңләп тамашачы һәм кунак булачак, дип белдерә.

Белгечләр, Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү республикага туристларның беренче зур ташкынын китергән иде, дип әйтә.
XS
SM
MD
LG