Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Раштуа бәйрәме үтте


7 гыйнварда Татарстандагы православлар Раштуа бәйрәм итә. Керәшеннәр Нардуган һәм республика күләмендәге “Туым Җондызы-2011” фестиваленә әзерләнә.

7 гыйнварга каршы төндә Татарстан чиркәүләрендә православлар Раштуа келәвенә җыелды. Яңартылган Тихвин чиркәвенә дә башкала һәм якындагы авыллардан керәшеннәр килде. Келәү иртәнге сәгать 5кә кадәр дәвам итте.

"Башка еллардан аермалы буларак, быел чиркәүгә бик күп яшьләр җыелган иде, яшь балалар белән килгән парлар да булды", дип сөйләде “Азатлык"ка Казан керәшен оешмасы җитәкчесе Мария Семенова. Аның әйтүенә караганда, бу Раштуа келәвендә 100дән артык кеше катнашкан, юллар булмау сәбәпле авыллардан бар теләгән кеше килә дә алмаган икән.

Тихвин чиркәве

"Гыйбадәт кылганда корылык килмәсен, хәвеф-хәтәрләр булмасын, авыл җирендә мал-туар исән булсын, бөтен дөнья тыныч яшәсен дип теләдек", ди Мария Семенова.

Төнге укулардан соң православларның бәйрәм чаралары башлана. Кешеләр бер-берсенә кунакка йөри, Раштуа уразасында тыелган ит, май, сөт, балык ризыклары – барысы да бу көнне өстәлгә куела. Керәшеннәр исә кунакларын барыннан да элек каз, төрле-төрле бәлешләр белән сыйларга тырыша.

8 гыйнвардан керәшен авылларында милли уеннар, Нардуган йолалары башланып китә. Балалар өйдән-өйгә акча, кәнфит сорап, Гайсә Мәсихнең тууы турында татарча шигырьләр әйтеп йөри.

Шулай ук, авыл өйләрендә кызларның кич утыру гадәте бар. Алар янына танымаслык итеп киенгән егетләр килә. Алар сарык, кәҗә, күнче, итек басучы булып килеп керә. "Шушы шаян йола яшьләр тарафыннан керәшен авылларында бүгенгәчә дәвам иттерелә", ди Казан керәшен оешмасы җитәкчесе Мария Семенова.

Иске яңа ел алдыннан керәшен кызларының суга карап кияүгә чыгу, бәхет сорау, киләчәк турында багу гадәте бар. Православ атакайлары хупламаса да, керәшеннәр моны милли йола дип саный.

7 гыйнвар 2010 ел, Тихвин чиркәве
Раштуа бәйрәме һәм Нардуган уеннарыннан соң керәшеннәр “Туым җондызы” фестивален үткәрә. Быел ул 16 гыйнварда һәм республика күләмендә оештырыла, анда хәтта күрше төбәкләрдән дә кунаклар чакырылган. Республика районнарында эшләүче үзешчән артистлар һәм инде танылган керәшен сәнгатькәрләре дә чыгыш ясаячак.

Республикадагы православларны Раштуа бәйрәме белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады. Рәсми тәбриктә: “Татарстан республикасының православ җәмгыяте, бөтен Русиядәге кебек үк, төрле милләт кешеләрен берләштерә. Күп теллелек, төрле милли гореф-гадәтләр изге Раштуа тантанасын бизи һәм ямь өстәп тора”, дип әйтелә.
XS
SM
MD
LG