Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Яңа елга нинди өметләр баглыйсыз?


Кешене өмет яшәтә, өметсез – шайтан, диләр. Казан урамнарында йөрүчеләр нинди өметләр белән яши икән?

– Дөньялар тыныч булыр дип өметләнәм. Фатир алырга җыенабыз, фатирга бәяләр артмас әле дип өметләнәм.

– Бу елны бәхет, шатлык һәм укудагы уңышлар белән каршы алырга өметләнәбез.

– Без бик күп газетлар сатабыз. Татарча газетлар күбрәк сатылыр дип өметләнәбез.

– Без Кырымнан Төрекмәнстанга куылганнар. Хәзер Кырымга кайттык. Әмма фатир алып булмады. Менә Казанга кунакка килдем. Татарча мәктәпләр күбрәк ачылыр, дәүләт ярдәм итеп, мине йортлы итәр дип өметләнәм.

– Татарча булган тамашаларга, концертларга, спектакльләргә тамашачы күбрәк йөрер дип өметләнәбез.

– Быел өйләнергә өметләнәм. Шуңа күп итеп акча җыярга иде.

– Хатыным Мәскәүгә киткән иде, акча эшләргә. Ул күп акча алып кайтыр дип өметләнеп көтеп торам.

– Узган елны 30-40 бройлер тавыгы үстереп суйган идек. Яңгырлар вакытында явып, иген яхшы җитешсә, ашлык күп булса, быел 100 бройлер тавыгын үстерербез дип өметләнеп торабыз.

– Дәүләт яхшы кануннар чыгарып, пенсияләрне арттырыр дип өметләнәм. Яшьләргә яхшы тәрбия бирелер, өлкәннәргә игътибар артыр дип өметләнәм.

– Мин хоккейны бик яратам. Русиянең яшьләр такымы Канаданы 5:3 белән җиңде. Мин аларны котлыйм. Һәм алдагы уеннарда да чемпионлыкны кулларыннан ычкындырмаслар дип өметләнәм.

– Быел татар түбәтәйләре 150ләп сатылды, алдагы елда “Салават” фабрикасында тегелгән түбәтәйләр 200дән дә ким сатылмас дип өметләнәм.

– Миңа әле 16 яшь. Мин яхшы татар егете табып, кияүгә чыгармын дип өметләнәм.
XS
SM
MD
LG