Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ WikiLeaksта искә алынган кешеләрне эзәрлекләмәскә чакыра


Кушма Штатлар кайбер чит илләрне Американ дипломатик вәкиллегенә мәгълүмат чыганагы булган һәм WikiLeaks проектына эләккән документларда искә алынган гражданнар вәкилләре, журналистлар һәм башка кешеләрне эзәрлекләмәскә чакырды.

Дәүләт департаменты вәкиле Филип Кроули сүзләренчә, Вашингтон бу кешеләргә каршы эзәрлекләүләр булган очракта АКШның әлеге илләр белән мөнәсәбәтләре начараячагын кисәткән. Ул кайсы илләр турында сүз барганын әйтмәде.

Кроули тормышына куркыныч янаган әлеге кешеләр Кушма Штатларның даими күзәтүендә булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG