Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлекке полковникның интернеттагы белдерүен прокуратура тикшерә


Русиянең тикшерү комитеты эштән алынган элекке хәрби полковник Александр Глущенко эше тикшереләчәк, дип белдерде.

Глущенко үзенең интернеттагы блогында («Живой Журнал» сәхифәсендә) Русия эчке эшләр министрлыгының аны канунсыз рәвештә тораксыз калдыруы турында язып чыкты.

Ун көн элек полковник ачлык игълан итте.

Элек Александр Глущенко Чечня хәрби коммендантының беренче урынбасары иде, хәзер ул террорга каршы чараларда катнашкан ветераннар берлегенең Сарытау бүлеген җитәкли.
XS
SM
MD
LG