Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калининградта мәчеткә каршы чыгалар


Калининградта мәчет төзелешенә каршы 10 мең имза җыелды. Дин йортының гаиләләр ял итә торган паркта төзелүе халыкның ачуын чыгара.

Якшәмбе көнне Калининград шәһәренең Мәскәү бистәсендә яшәүчеләр “Южный” паркында мәчет төзелешенә ризасызлык белдереп, инде өченче урам җыены оештырды. Шәһәр хакимиятләре рөхсәте белән үткәрелгән җыенда йөзгә якын кеше катнашкан.

Җыелган халык хакимиятләргә парктагы агачларны кисеп, мәчет төзүне туктатуны таләп итеп мөрәҗәгать итте һәм төзелешкә каршы имза җыйды. Катнашучылар сүзләренә караганда, барлыгы ун меңләп имза җыелган.

Халык, хакимиятләр мәчетне паркта төзүне рөхсәт итеп канун бозды, дип саный. Пикетта катнашучылар паркларда төзелешләр һәм аерым “Южный” паркында мәчет төзелешенә каршы бөтеншәһәр ризасызлык чарасы уздыруны яклап тавыш бирде.

Мәчет төзелешенә рөхсәт Калининград мөселманнарына 1993 елда бирелде. Хакимиятләр төзелеш өчен берничә урын тәкъдим итте, әмма һәр бистәдә халык төзелешкә каршы чыкты.

2008 елның февраль аенда мәчет төзелеше турында ачык тыңлаулар булды, анда шәһәрдә яшәүче 120 кеше катнашты. Сөйләшүләр барышында 18 кеше төзелешкә каршы тавыш бирде, калганнары мәчет салуны хуплады. Шәһәр халкы исә тыңлаулар турында алдан билгеле булмады, шуңа күрә анда күп кеше катнаша алмады, дип ризасызлык белдерде.

Нәтиҗәдә Калининград мөселманнарының дини оешмасына шәһәрнең Дзержинский урамындагы берничә бина тапшырылды.

Шәһәрнең “Южный” паркы исә инде берничә дистә ел гаиләләр һәм балаларның ял итү урыны булып тора.

“Балалар шуган таулар, теннис өстәлләре – барысы да җимерелде, агачлар киселде”, дип сөйләде паркта мәчет төзелешен туктату өчен тырышкан төркем башлыгы Юлия Яценко.
XS
SM
MD
LG