Accessibility links

2011 ел керемнәре Казанны төзекләндерүгә тотылачак


Казан хакимияте кар көртләре белән заманча техника ярдәмендә көрәшмәкче.
Казан хакимияте кар көртләре белән заманча техника ярдәмендә көрәшмәкче.

2011 елдагы өстәмә керемнәргә Казанда кар чистартучы заманча техника алырга, кризислы елларда туктаган програмнарны дәвам иттерергә уйлыйлар.


2011 елгы башкала казнасы дефицитлы булса да, Казан җитәкчелеге өстәмә керемнәр булыр дип өметләнә һәм аларны ничек тотасын да уйлап куйган инде.

Шулай итеп яңа елда казнага өстәмә акчалар керсә, алар Казанның 1000 еллык бәйрәме вакытында алган бурычларны капларга, “Бердәм Русия” фиркасенең “Сәламәтлекнең 5 еллыгы” програмы һәм шәһәрне төзекләндерүгә тотылырга тиеш. Бу хакта шәһәр җитәкчелеге белдерде. Өстәмә керемнәрнең ничә сум күләмендә булуы әле билгеле булмаса да, бу акчаларга планнар инде төзелгән.

Иң беренче чиратта аларга юл хезмәтләре өмет итә. Үткән елның ахырында һәм яңа ел башында мәгълүмат чараларына башкала урамнарында көн дә 800ләп берәмлек техника эшли дип әйтеп торсалар да, юлларда кар кимемәде, буран туктаганчы, юллар чистармады.

Инде хәзер шәһәр җитәкчелеге нәрсәнеңдер тиешенчә эшләнмәвен таныды һәм яңа заманча техника турында сөйли башлады.

Хәзерге машиналар технологик яктан һәм сыйфат ягыннан искергән, дип белдерде дүшәмбе көнне шәһәр башлыгы.

Башкала җитәкчелеге гыйнвар аенда ук яңа техниканы сатып алу турындагы карарларны кабул итәргә җыена. Ягъни 2011 елның казнасында өстәмә керемнәр булган очракта, төзекләндерү һәм юлларны карау идарәләре өр-яңа кар чистарту машиналарын ала алачак.

Бу инде машиналарны сайлау, технологияләрне өйрәнү һәм биремне үтәү өчен бәйгеләр дә үтәчәк дигән сүз. Әлегәчә карның алай күпләп яумавына гына өметләнәсе кала.

Казан шәһәр идарәсенең матбугат хезмәте вәкиле Ләззәт Хәйдәровның әйтүенә караганда, төзекләндерү планнарына торак йортларның ишек алларын рәткә китерү, агачлар утырту да каралган.

Бу програм 2009 елда акча булмау сәбәпле туктап торган иде. Ул 2010 елда дәвам иттерелгән. Әмма узган ел тротуар һәм шәһәр районнары юлларын рәткә китерү өчен Татарстан хөкүмәте ярты миллион сумга якын акча бүлгән булган.

Шушы акчаларга кайбер шәһәр бистәләрендә җәяүлеләр өчен асфальт юллар салынган, моңарчы алар авылларда кебек резин итектән йөргән булган.

Шулай ук өстәмә керемнәр булса, юлларны чистарту һәм яктыртуга да акчаларны күбрәк бүлү өчен юллар ачыла. 2008-2009 елларда бу чыгымнар мөмкин кадәр кысылган иде. Төнге сәгатьләрдә өч яктырткычның берсе сүндерелә иде. 2010 елның сентябреннән алып, урамнар элеккечә диярлек яктыртыла башлады, дип сөйләде Казан шәһәре идарәсенең матбугат хезмәте вәкиле.

Шулай ук шәһәрне төзекләндерү барышында 30 меңгә якын агач утырту планнары бар. Яшеллек һәм паркларга каланың яңа районнары бигрәк тә мохтаҗ. Агачлар ихтыяҗын 2013 елга тутыру бурычы куелган, диде Ләззәт Хәйдәров.

Казаннар һәм башкала кунаклары казнадагы өстәмә акчаларны нинди максатларга тотыр иде микән? Бу хакта халыктан сораштыручы юк.
XS
SM
MD
LG