Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пленумда мөфтигә бәя биреләчәк


Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте пленумга әзерләнеп ятканда, Буа районы имам мөхтәсибенең үз урынын бушатуы мәгълүм булды.

Татарстан районнарындагы кайбер имамнарның эшеннән алыначагы турында хәбәрләр инде Норлаттагы бәрелешләрдән соң үк таралган иде. Менә кинәт шактый еллар хезмәт иткән Буа районы имам мөхтәсибе Линур хәзрәт Сабирҗановның эшеннән китүе мәгълүм булды. “Азатлык” аңардан моның сәбәпләрен белеште.

- Линур хәзрәт, әлеге хәл нидән килеп чыкты?

- Яшьләргә дә урын бирү кирәк, аннары сәяси мәсьәләләр дә бардыр инде. Аларында без катнашып тормыйбыз. Озак еллар бу вазифада эшләгәч әкрен генә яшьләргә юл биреп, тыныч кына авылымда эшләп ятарга исәбем бар.

- Димәк, мәҗбүри түгел, ә үз ихтыярыгыз белән киттегез?

- Мәҗбүри түгел. Безгә бит әле күп сөйләргә дә ярамый. Без күп сөйләвебез сәбәпле, баштан ук казыяттан киттек. Күп сөйләү дигән сүз хакыйкатьне сөйләү дигәнне аңлата. Кеше бит ул бераз гына гыйлемле була башласа тәкъвалыкка якыная. Тәкъварак булган саен ул хак динне күтәрергә, үзен җәннәткә әзерләргә тели. Кайвакыт хаклыкны күтәрә башлагач, ул кемнәргәдер ошамый, дөнья булгач анысы да күзәтелә. Шуңа сезнең әйткән сүздә дә бер төрле хаклык бардыр. Вә ләкин яшь олыгайган саен тынычлык күбрәк кирәк.

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәиз имамнарны кую һәм төшерү мәхәллә эше булуын әйтә.

“Устав нигезендә, мәхәллә халкы имамны Диния Нәзарәткә тәкъдим итеп, мөфти аны йә раслый, йә юк. Мөфти шәһадәтнамә бирмәсә, ул имам булып эшли алмый. Шулай ук халык сайламаган, ә мөфти хәзрәт үзе куйган имам да эшли алмый. Шуңа теге имамны төшерәләр, монысын алалар дигән сүзләр уйдырма гына булып кала”, ди ул.

Мөфтият пленумга әзерләнә

13 гыйнвар көнне узачак Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте пленумында мөфтине урыныннан алалар, аннары кайбер район имамнарын төшерәчәкләр дигән сүзләр таралды.

Илдус хәзрәт Фәиз пленумның моңа вәкаләте юклыгын әйтте.

“Пленум тәртибенә мөфти хәзрәтнең еллык эшкә хисап тотуы һәм шуңа карап ниндидер нәтиҗә ясау керә. Аннары шулай ук хаҗ һәм дини уку-укыту өлкәсендә булган мәсьәләләр каралачак. Шулай ук голәмалар шурасы хисап тотачак”, диде ул.

Аның сүзләренчә, мөфтине төшерер өчен корылтай бар.

“Авырып яки ниндидер башка сәбәпләр белән мөфти, аның беренче урынбасары яки казый китәргә ниятләгән икән, ул әлбәттә шушы пленумны кисәтергә яки радио-телевидениедан чыгып әйтергә тиеш. Ләкин андый хәлләрнең бүгенге көнгә кадәр әле күренгәне һәм ишетелгәне юк. Пленумның корылтай сайлап куйган кешеләрне алырга вәкаләте юк”, диде Фәиз.
XS
SM
MD
LG