Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анна Чапман “Дөнья серләре” тапшыруын алып барачак


Узган ел АКШта Русия файдасына күзләүдә гаепләнеп Русиягә тапшырылган 11 шпионның берсе – Анна Чапман РЕН каналында үз тапшыруын алып барачак.

Тапшыру документаль программаларның “Реальность” исемле шәлкемендә чыгачак, аның исеме “Анна Чапман белән дөнья серләре” булачак.

Канал ясаган белдерүдә, “бу – Анна Чапман катнашырга риза булган бердәнбер проект”, диелгән.

Тапшыру атнага бер, җомга кичләре эфирга чыгачак.

“Иң серле хатын-кыз иң серле тапшыруны алыр барачак. Бу тапшырудагы барлык мәгълүматларның эксклюзив булуына ышанам”, диде каналның документаль программалары идарәсе башлыгы Михаил Тукмачев.
XS
SM
MD
LG