Accessibility links

Кайнар хәбәр

Безнең гәҗит: “Могҗизага ышанабыз шул...”


“Безнең гәҗит” илдә барган вакыйгалар дисбесен үзенчә сүтә. Соңгы санда “МММ” кебек “могҗиза”ларга ышанучыларга аерым игътибар бирелде.


1990нчы еллар башында “МММ” исемле финанс пирамидасы 140 меңләп Русиялене төп башына утыртты, дип белдерә Сәйдулла Кутушев “Өч хәрефле могҗиза” язмасында. Һәрхәлдә аның төгәл санын белүче дә юк бугай.

Сан аша шуны аңларга була – халык могҗиза көтеп яши, аның тиз генә бай дәүләтле буласы килә. Автор менә шул хәлләргә иҗади яктан карарга тырыша. Кутушевны илһамландырган төп вакыйга – 10 гыйнварда Мавродиның пәрәвездәге битендә “МММ” кебек яңа финанс проектын тәкъдим итүе була.

“Сергей Мавроди яңа пирамиданы эшләтеп җибәрә алырмы? Безнең илдә бу бик мөмкин нәрсә. Бердән, могҗизага ышану зур. Өч хәрефтән булса булсын, тик матур могҗиза вәгъдә итсеннәр. Аннан соң, пирамиданың кайчан ишеләсен кем белгән? Бәлки миндә ишелмәс, мин баеп калырга өлгерермен, күршеләр акчасы гына янар дигән өмет тә бар”, ди Сәйдулла әфәнде. Ул “МММ” авторы үзенә тиешле җәзаны алмады дигән фикерне алга сөрә.


Кутушев Русиядәге мәхкәмә системасын, Ходорковский, Лебедевларны да искә ала. Сүз белән Мәскәүдә урам җыеннарын үткәрүчеләр янына да барып кайта.

Шунда ук аны декабрь азагы гыйнвар башында Мәскәү өлкәсе тирәсендәге кешеләрнең утсыз калуы һәм җитәкчеләрнең “активлыгы” ярдәмендә халыкның Яңа елны шәм яктысында каршы алуы да борчый.

“Аларга бит Яңа елны ут яктысында каршыларсыз дип вәгъдә иттеләр. Никтер ут кабынмады. Аның урынына премьер-министр Владимир Путинның Мәскәү өлкәсе губернаторы Борис Громовны сүккәнен бөтен Русиягә күрсәттеләр. “Хәлдән килмәгәч, кичке алтыда ут булачак дип вәгъдә итәсе түгел иде” дип, Громовны, Әфган сугышын үткән генералны, Путин кызарырга һәм сүзсез калырга мәҗбүр итте.

Моннан кемгә җиңелрәк булды икән? Утсыз утырган халык барыбер ул сөйләшүне күрмәде – телевизор юк бит. Ут яктысында, җылыда, инде бераз салмышраклары исә: “Премьерыбыз маладис та инде, безне кайгырта, түрәләрне ничек итеп тирги бит”, дип сокланып утырды”, диелә “Безнең гәҗит”тә.

Язма азагында автор реалист булырга тырыша: “Могҗизага барыбер ышанабыз шул, җәмәгать! Ләкин, никтер, ул һәрвакыт өч хәрефле булып чыга. Һәм аны вәгъдә итүчеләрнең үзләрен шунда җибәрәсе килә...”, ди Кутушев.
XS
SM
MD
LG