Accessibility links

Кайнар хәбәр

Госман Исхакый мөфтилектән киттеме, читләштерелдеме?


Илдус Фәиз
Илдус Фәиз

Татарстан Диния нәзарәте утырышында мөфти Госман хәзрәт Исхакый, сәламәтлеге какшау сәбәпле, мөфтилектән китте.

Диния нәзарәте уставы нигезендә республика мөселманнарының чираттагы корылтаена кадәр мөфти вазыйфаларын Илдус хәзрәт Фәиз башкарачак. Илдус Фәиз моңарчы мөфтинең беренче урынбасары булып эшләде. Яңа мөфтине сайлау корылтаен үткәрү вакытын Диния нәзарәте пленумы өч ай дәвамында билгеләргә тиеш.

Исхакый үз теләге белән киттеме?

Госман хәзрәт Исхакый Татарстан Диния нәзарәтенә дүртенче тапкыр рәттән мөфти итеп 2010 елның февралендә узган корылтайда сайланган иде. Әлеге корылтайда Шәймиев ачык итеп, “чит агымда торучы имамнарга безнең арада урын юк”, дип әйткән иде. Әмма Госман Исхакый турында татарларга хас булмаган ят агымда тора дигән фаразлар йөрде. Норлатта булган каршылыктан соң Исхакыйга ябырылучылар тагын да күбәйде.

Госман Исхакый Норлат хәлләре уңаеннан ачыктан-ачык “кайбер сәяси көчләрне мөселманнар тынычлыгын бозарга теләүдә” шелтәләп, мөрәҗәгать кабул итте. Ягъни кайбер органнарга каршы чыкты. Мөфтинең вазифаларын тапшыруның төп сәбәбе шушы булырга тиеш дигән фараз да бар.

Дөрес, мөфти вакытыннан алдан вазифасыннан китүен сәламәтлеге какшау һәм Казанның Вознесение бистәсендә төзелеп яткан “Рәшидә” мәдрәсәсендә эшләргә теләве белән аңлата.

Пленум сак астында уздырылды

Журналистларны, чакырылмаган кешеләрне утырышка кертмәделәр. Мөфтият бинасы ишеге төбендә милиция торды. Нәзарәт утырышына имамнардан башка беркем дә кертелмәде.

Пленум тәмамлангач кына мөфтинең беренче урынбасары Илдус Фәиз журналистлар белән очрашу оештырды. Госман Исхакыйның үз теләге белән китүен, пленумның аның үтенечен канәгатьләндерүен хәбәр итте.

“Коточкыч хәл булыр микән, моннан соң нәрсә булыр диюче кешеләрне тынычландырам. Эшне алга таба да дәвам итәчәкбез”, ди Фәиз.

Каршылыксыз гына булмаган

Пленум шау-шусыз гына узып китсә дә, мөфтине озатканда каршылык та килеп чыккан. Нурулла мәчете имамы, элекке мөфти Габдулла Галиуллин пленум ахырында дәүләтне дин эшләренә артык тыгылуда, демократия булмауда гаепләгән. Габдулла хәзрәт Илдус Фәизгә, тәртип саклаучыларга сүз белән дә, кул белән дә бәйләнеп алган. Әмма элекке мөфтигә беркем дә игътибар итмәгән.

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Госман Исхакыйның башкарган эшләре бик күп


Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, утырышта Госман Исхакыйның вакытыннан алдан китү сәбәпләре турында сүз булмаган. Бу аның үз теләге.

Мөхәммәтшин Госман Исхакыйның 13 ел дәвамында башкарган хезмәтен югары бәяли. Татарстанда ислам яңарышы Госман Исхакый шәхесе белән бәйле.

“Русиянең кайсы төбәген алсак та, Татарстан дәрәҗәсендә оештырылган эш юк. Татарстанда 1300, Казанда гына да 50дән артык мәчет бар. Русиянең бер генә шәһәрендә дә аның кадәр мәчет юк. Мәгариф, мәхәллә, мөхтәсибәт системасы оештырылды.

Хәзер ислам яңарышы яңа баскычка күтәрелде. Әмма илаһият проблемнары килеп чыкты. Шуңа эшне башкачарак оештырырга кирәк. Бәлки, мөфтинең карары да шуның белән бәйледер. Чөнки яшьләр арасында илаһият каршылыклары килеп чыга.

Сәләфи, ваһһаби агымнар бар. Каршылык чыкмасын өчен, Диния нәзарәте уставында язылган хәнәфи мәзһәбе юнәлешендә эшне дәвам итәргә кирәк. Моңа ныграк игътибар итү сорала. Госман Исхакый үзен яңа этапта мөфти итеп күрмәгәндер дип уйларга кала”, ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Имамнарга алдан хәбәр итмәгәннәр

Пленумда катнашкан имамнарны тыңласак, аларга алдан беркем дә мөфтинең китәсен хәбәр итмәгән. Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсе ректоры Рөстәм хәзрәт Шәехвәли сүзләренчә, Казанда ниләр майтарылуын читтәге имамнар белеп бетерми.

“Госман Исхакый үзе берни әйтмәде. Китәм, кысып чыгаралар, дип белдермәде. Үз сәбәпләре бардыр инде”, ди Чаллы имамы.

Тамырдан үзгәреш булмый

Чираттагы пленум оештырылыр алдыннан ук мөфти үз теләге белән китәчәк, аның артыннан хәнәфи юнәлешендә булмаган мөхтәсибләр дә читләштерелә дигән хәбәр таралды. Мисал өчен Буа мөхтәсибе үз теләге белән эшеннән китте дә.

Илдус хәзрәт Фәиз фикеренчә, бу үзгәрешләр мөфти китү белән бәйле түгел. Мөфтияттә бернинди дә үзгәреш булмады, диде ул.

Мөфти вазифаларын башкаручы Илдус Фәиз Диния нәзарәте эшен корылтайда кабул ителгән план белән алып барачагын белдерде. Әмма элекке мөфти Исхакый матбугат очрашуына килмәде.

Фәиз: Кемнең исән каласын кем белгән


Киләсе корылтайда Илдус Фәиз турыдан-туры мөфти итеп сайланыр дип уйлаучылар күп. Илдус Фәизнең исә үзен беркайчан да берәр вазыйфага тәкъдим иткәне булмаган. Шулай да халык тәкъдим итсә, мөфти булу турында уйлап карарга була, ди Фәиз.

Әмма Фәизнең очрашу ахырында “кемнең исән калуы әлегә билгеле түгел”, дип әйтеп куюы күпләрне гаҗәпләндерде. Әлегә кемнең яңа мөфти итеп сайланачагы билгеле түгел булып чыга. Бу мөһим урын өчен көрәш әле башлана гына.
XS
SM
MD
LG