Accessibility links

Кайнар хәбәр

Freedom House: Элекке совет җирләрендә “ирекле” ил калмады


Русия, Беларус, Иран, Чили һәм Венесуэла иң каты авторитар режимлы илләр дип бәяләнде.

Дөньяда кеше хокуклары торышын күзәтеп баручы АКШта урнашкан Freedom House оешмасы үзенең яңа хисабында “дөньяның кайбер илләрендә инде бишенче ел рәттән ватандашлар хокуклары бозылу күренеше дәвам итә”, дип белдерде.

Элекке Советлар Берлеге җирләрендә Балтыйк буе дәүләтләреннән тыш, “ирекле” саналган бер ил дә калмады. Узган ел “өлешчә ирекле” дип билгеләнгән Украина быел янә “ирексезгә” әйләнде.

Хисапны әзерләгән ике кешенең берсе, оешманың тикшерүләр бүлеге башлыгы Кристофер Уолкер, "Украинада матбугат иреге кимеде, ватандашлар хокуклары кысылды һәм хөкүмәт юстиция эшенә катнаша башлады", диде.

Русия һәм Беларуста “башбаштаклык артты”

“Ел азагына таба чишелеп беткән Сергей Магнитский һәм Михаил Ходорковский эшләре Русиядә коррупциянең мәхкәмәләрдә генә түгел, ә тормышның барлык тармакларында тамыр җәйгәнен күрсәтте. Бу эшләрдә чагылган мәнфәгатьләр сугышы кануннан өстен булды,” диде Уолкер.

Узган елда “өлешчә ирекле” дип бәяләнгән Кыргызстан, Молдова һәм Грузиядә 2010 елда уңай тәрәккыят күзәтелгән.

“Ирекле”

Дөнья халкының 43% “ирекле” илләрдә яши. Тикшерелгән 194 илнең 87се (45%) “ирекле” дип бәяләнә.

“Өлешчә ирекле”

Дөнья халкының 22% “өлешчә ирекле” илләрдә яши. Хисапта тикшерелгән илләрнең 60шы (31%) “өлешчә ирекле” дип табылган.

“Ирекле түгел”

Дөньяда 2.5 миллиард кеше сәяси һәм ватандашлар хокуклары бозылган илләрдә яши. Тикшерелгән илләрнең 47се (24%) “ирекле түгел” дип бәяләнгән.

“Начарның начары”

“Ирекле түгел” дип бәяләнгән 47 илнең тугызында (Бирма, Экватордагы Гвинея, Эритрея, Ливия, Төньяк Корея, Сомали, Судан, Тибет, Төркмәнстан һәм Үзбәкстан) сәяси һәм ватандашлар хокуклары юк дәрәҗәсендә дип бәяләнгән.
XS
SM
MD
LG