Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күңел ачу – ул катлаулы эш тә әле


Илназ Сафиуллин
Илназ Сафиуллин

Татар эстрадасы вәкилләре 2010 елга нәтиҗә ясап, 2011 елга планнар кора. “Кызган таба”ның бүгенге кунаклары Айсылу Лерон “Татар радиосы”ның 10 еллык юбилеена әзерләнә, ә җырчы Илназ Сафиуллин яңа проектлар турында уйлана.


Айсылу Лерон 2010 ел азагына кадәр телевидениедә алып баручы һәм ди-джей булып эшли. Яңа елдан соң ул барлык вакытын “Татар радиосы”на багышларга булган.

Илназ Сафиуллин – автор-башкаручы булудан тыш, яшьләр өчен күңел ачу чаралары оештыручы, “tamasha.ru” интернет-проекты хуҗасы, клип һәм кино төшерүче буларак танылу алды. Ни генә эшләсә дә ул үзенең “Барс медиа” ширкәте вәкиле булуын яшерми. Илназ кебек яшь җырчылар әлеге ширкәттә шактый.

Рөстәм Исхакый. Әңгәмә башында Илназ кебек җырчыларның санын белеп китик. “Барс Медиа” ширкәтенең матбугат үзәге биргән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә яшь җырчылар арасында 20 егет һәм 22 кыз иҗади эшчәнлек алып бара. Шуларның иң яше – Илвина 1990 елда туган. Иң олысы Булат Җиһаншин, ул 1977 елгы. Барлыгы 45 егет-кыз белән рәсми килешү төзелгән. Болардан тыш медиа-ширкәт өстәмә артистлар белән эш итә һәм аларның төгәл саны билгеле түгел.
Айсылу Лерон

Айсылу белән Илназ өчен 2010 уңышлы ел булганмы?

Илназ Сафиуллин. Шәхси тормыш өчен 2010 ел авыр, катлаулы булды. Ләкин шул ук вакытта иҗат өлкәсендә күп уңышларга ирештем.

Айсылу Лерон. Узган ел тормышыма бәхетле мизгелләр бүләк итте. Шәхси тормышымда да үзгәрешләр булды, эшкә килгәндә “Татар радиосы”нда ди-джей булудан тыш, пиар буенча җаваплы хезмәткәр вазифаларын башкарам.

Рөстәм Исхакый. Узган ел башкарган аерым эшләрне атый аласызмы?

Илназ Сафиуллин. Аларны санап бетерерлек түгел. Мәзәкләрне истә калдырмаган кебек эш-гамәлләрне дә язып бармадым. Хәтердә калганнардан, 2010 елда “Минем заманам”, “Бердәнбер хис” җырларына клип төшердем. "Tatar Music Awards-2010" бәйгесендә ике номинациядә җиңү яуладым. Ул да булса, “tamasha.ru” иң яхшы яшьләр сайты исемен алды.
Шәкүр белән Илназ, "Татар җыры 2010"


Ир-атлар арасында елның иң популяр башкаручысы булдым. Шулай ук Шәкүр дус белән “Татар җыры-2010” фестивалендә катнаштык, “Минем заманам җыры” иң яхшы саундтрек номинациясендә җиңде. Бу уңышларым өчен тамашачыларга чиксез рәхмәтлемен.

Үткән елда без оештырган “Бердигән шоу” дискәтүкләре гөрләп узды. Быел 27нче гыйнварда “Аут холл” клубында әлеге проектка бер ел тулу вакыйгасын үткәрергә җыенабыз.

Айсылу Лерон. Мин дә үземне төрле эшләрдә сынап карадым. Казандагы кабель телевидениесендә рус телендә музыкаль тапшыру алып бардым. Анда эшләгәндә тәҗрибә генә алып калмадым, Татарстан башкаласында төрле стильдә иҗат итүче яшьләрнең бик күп булуын белдем. Тулысынча “Татар радиосы”на эшкә күчкәч, шунда яшәп эшли башладым. Радионың сайтына мәгълүмат кертү дә миңа йөкләнде.

Илназ Сафиуллин. Әгәр кеше тәүлегенә 24 сәгать эшли икән, димәк ул аңа ошый дигән сүз.

Рөстәм Исхакый. 2010 елда нинди яшьләр проектлары эшләнми калды?

Илназ Сафиуллин. Ниятләгән эшләр башкарылды дип уйлыйм, Алла теләсә, калганнарын быел эшләрбез. 2010 елда зур яшьләр проекты буларак Бөтендөнья татар яшьләре җыены истә калды. Ул чарада мин үзем дә катнаштым. Җыенга зур игътибар бирелде, алга таба да шулай булыр дип уйлыйм. “Сәләт” яшьләр үзеге уңышлы эшли.
Айсылу Лерон

Айсылу Лерон. Былтыр эшләнмәгән бер зур эшне әйтә алам. Ул да булса “Җисем” яшьләр кинофестивале. Бик кирәкле чара. Без аны 2 ел “Сәләт” үзәге белән оештырып килдек. Кызганыч, ул үткән елларны күләгәдә калды. Ә бит анда бөтен республикадан егет-кызлар үзләре ясаган видеоязмаларны, кино проектларын тәкъдим итте. Күбесенә бу бәйге бик ошаган иде.

Рөстәм Исхакый. Телевидение өчен эшләнгән проектларга бәйле рәвештә шундый сорау туа: яшьләр өчен “Муз ТВ” кебек татарча музыкаль канал булдыру мөмкинме? “Барс Медиа” башлыгы Марат Гәрәев бу проектка әлегә бик зур өметләр багламый кебек, бер әңгәмәсендә, әлегә уйлыйбыз дип кенә әйтте. Син Илназ интернет-телевидение ясап карадың түгелме?

Илназ Сафиуллин. Әйе, булды андый хәл. Әлегә ул начар эшли, үзгәртергә кирәк. Гомумән, татар интернеты яралгы хәлендә, чәчәк ату чоры алда әле. Әлбәттә, татарча музыкаль каналны күз алдына китереп була. Чөнки аның өчен мәгълүмат шактый. Шул ук вакытта телевидение ачар өчен бик күп акча кирәк.

Русиякүләм мәйданга караганда музыкаль канал ачу отышлы. Татарча булганда күз күреме азая, татарларны барысы да татар җырларын тыңлый дип әйтеп булмый. Минемчә, татарча музыкаль каналда шәрык җырлары, клиплары да булырга тиеш.
Илназ Сафиуллин

Айсылу Лерон. Ул бит шулай ук бизнес. Канал ачтың да җырлар әйләндерә башладың, имеш. Юк инде, алай гына булмый ул. Күпме чыгым анда?! Аны кайтару өчен тамашачы кирәк. Телевидение реклам акчасына яшәргә тиеш, ә бездә бу мөмкин эшме соң? Әлегә сораулар бик күп.

Илназ Сафиуллин. Минемчә, караучы бик күп булачак. Шундый каналны ача алырдай кешеләр бу өлкәне өйрәнәләр генә әле. Беренче адым ясарга куркалар.

Рөстәм Исхакый. Куян елына нинди хыял-ниятләр белән аяк бастыгыз?

Илназ Сафиуллин. Татарча акустик җыентыкны чыгарырга телим. 19 гыйнварда "Маяковский. Желтая кофта" клубында "Минем заманам" фильмын тәкъдим итү кичәсе үтәчәк. Алга таба русча альбом чыгару нияте дә бар.

Айсылу Лерон. 2011 ел – “Татар радиосы”ның 10 еллык юбилей елы. Бөтен уй-максатлар шуңа юнәлгән. Яшьләр өчен мәгълүмат: 14 февральдә елның беренче зур татар дискәтүге көтелә, ул гашыйклар көненә багышланачак.
XS
SM
MD
LG