Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туниста яңа хөкүмәт игълан ителү көтелә


Тунис полициясе протест чарасын таратты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:07 0:00

Туниста яңа хөкүмәт төзелү көтелгәндә, дүшәмбе башкалада полиция яңа протест чарасын көч белән куып таратты. Reuters видеосы.

Туниста яңа хөкүмәт төзелү көтелгәндә, полиция башкалада яңа протест чарасын көч белән куып таратты.

Тунис премьер-министры Мөхәммәт Ганнучи илнең яңа милли бердәмлек хөкүмәтен дүшәмбе игълан итү мөмкинлеген белдерде.

Ганнучи әйтүенчә, узган атна ахырында сәяси көчләр җитәкчеләре арасындагы сөйләшүләрдә оппозиция җитәкчеләре белән консенсуска ирешелгән һәм яңа хөкүмәт дүшәмбе көнне үк төзелергә мөмкин.

Зин әл-Абидин Бин Гали
23 елдан артык хакимияттә утырган президент Зин әл-Абидин Бин Гали узган шимбәдә җитәкчелектән читләштерелгәннән соң, Ганнучи моны дүшәмбе кичендә телевидение аша белдерде.

“Иреклек икмәк кебек үк зарур нәрсә, чөнки иреклек булмаса, горурлык та булмаячак һәм ирек булмаса, безнең иҗади эшчәнлеккә дә мөмкинлегебез булмаячак. Без сөйләшүләр үткәргән барлык тарафлар да шулай уйлый. Яңа хөкүмәтне бик тиз арада төзү өчен зарур булган хезмәттәшлек бара. Без, бәлки, дүшәмбе көнне үк бердәм коалиция хөкүмәте төзелүне игълан итеп шуннан илебез тарихында яңа сәхифәне ачып җибәрә алырбыз. Иншалла, Тунис һәрвакыт дөньяның калган өлешенә үрнәк булыр. Без халык ихтыярының сүзләргә түгел, ә гамәлләргә нигезләнүен күрсәтәчәкбез”, диде Ганнучи.

Мөхәммәт Ганнучи (с) һәм Фуад Мебазза
Атна ахырында вакытлы президент Фуад Мебазза Ганнучига киләчәктә илдә демократик хакимият булдыру өчен зарур конституцион үзгәрешләр үткәрә алачак коалицион хөкүмәт төзергә кушты.

Ганнучи әйтүенчә, сөйләшүләрдә яңа хөкүмәткә керер дип көтелгән оппозицон фирка җитәкчеләре дә катнашкан.

Милли бердәмлек коалициясенә өч оппозиция җитәкчесенең кушылырга җыенуы да әйтелә.

Әмма Ганнучи яңа хөкүмәт төзергә тырышса да, башкалада аңа һәм Тунисның сәяси җитәкчелегендә торучы башка шәхесләргә каршы яңа протест чаралары үтте. Демонстрациячеләр бу җитәкчеләрне бәреп төшерелгән Бин Галига артык якын кешеләр булуда гаепләде.

Иминлек көчләре башкала үзәгенә җыелган бер меңләп кешене куып тарату өчен су сиптергечләр кулланды һәм һавага атты. Демонстрациячеләре Бин Галинең Конституцион демократик җыен фиркасен тулысынча таратуны таләп итте.

Бин Гали туганнарының илдән качканда тонна ярым алтын алып китүе турындагы хәбәр протестчыларның ачуын тагын да арттырды.

Франциянең Le Monde газеты язуынча, күзләү мәгълүматларына караганда, Бин Галинең икенче хатыны үзәк банктан 65 миллион долларлык алтын таләп итеп алган.

Әмма Тунис үзәк банкы Le Mondeка бу мәгълүматны расламаган.
XS
SM
MD
LG