Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Антифа" үтәмилләтчел шигарләргә каршы чыккан


Казанда “Урыслар сәламәт яшәү яклы” дигән йөгерештә катнашучылар белән “Антифа” хәрәкәте вәкилләре арасында бәрелеш чыккан.

Якшәмбе көнне "Рөхсәтсез миграциягә каршы хәрәкәт"нең (ДПНИ) Русия күләмендә уздырган “Урыслар сәламәт яшәү өчен” дигән йөгерешендә Казанда да бер төркем вәкилләр катнашкан.

Regnum язуынча, әлеге төркем - нигездә “Рубин” футбол такымы җанатарларыннан торган 13-18 яшьлек 25ләп кеше - Казанның Петербур урамыннан “Тандем” сәүдә үзәгенә кадәр йөгереш уздырган. Ә Чистай белән Декабристлар урамы кисешенә килеп җиткәч, аларга резин һәм тимер таяклар белән коралланган 50гә якын үтәмилләтчеләргә каршы көрәшүче “Антифа” хәрәкәте вәкилләре һөҗүм иткән.

Спорт журналисты Алмаз Гафиятов әйтүенчә, йөгереш вакытында сәламәт яшәү турындагы шигарләр белән бергә “Урыслар килә!”, "Русия урыслар өчен!” кебегрәк үтәмилләтчел төсмердәгеләр дә булган.

“Шуңа монда “Рубин” җанатарлары гына катнашкан дип әйтү дөрес булмас. Бу чарага бөтенләй башка максатларны истә тотучыларның да килүе ихтимал”, ди ул.

Казаннар тизрәк качу ягын караган

“Антифа” вәкилләре сүзләренчә, алар сәламәт тормышка чакыручы йөгерешкә каршы түгел. Әмма бу чараның асылында үтәмилләтчел карашлар ята, дип саный.

“Без бу йөгерешнең шулай дәвам итүен тыныч кына карап тора алмадык һәм киләчәктә дә моңа юл куймаячакбыз”, ди алар “Вконтакте”дагы үз белдерүендә.

Гафиятов сүзләренчә, әлеге вакыйгаларны күргәннәр Казанда да Мәскәүнең Манеж мәйданындагы кебек хәлләр кабатлана дип куркуга калган.

“Чөнки битлек кигән “Антифа” вәкилләре белән йөгерештә катнашучылар арасында бәрелеш булып алган. Үтеп баручы кешеләр тизрәк моннан качу ягын караган. Алар монда хокук саклаучыларның булмавына аптыраган”, ди ул.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы мәгълүмат үзәге исә “Рубин” җанатарлары белән “Антифа” хәрәкәте арасындагы бәрелеш турында хәбәрдар булмавын әйтә. Regnum язуынча, эчке эшләр идарәсенең күзләү бүлегенә Бауман урамы тирәсендә, ә аннары “Кәҗә бистәсе” метросы янында йөгерүче бер төркем яшьләр турында мәгълүмат килеп ирешкән. Әмма хокук саклаучылар әлеге урынга баргач, анда бернинди тәртип бозучылар һәм бәрелеш чалымнарын күрмәгән.
XS
SM
MD
LG