Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең мөфтиләр шурасы Русиядә милләтара, динара киеренкелек мәсьәләсен тикшерде


Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

18 гыйнварда Русиянең мөфтиләр шурасында мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин мөселман оешмалары җитәкчеләре, дин әһелләре, милли автономия башлыклары, хакимият вәкилләре, күренекле галимнәр, сәясәтчеләр һәм кайбер эшкуарлар белән очрашу уздырды. Көн тәртибендә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып милләтара, динара киеренкелек куркынычын киметү чараларын тикшерү торды.


Бу очрашуда атап әйткәндә күренекле танылган милләттәшләр катнашты. Алар арасында танылган хирург Ренат Акчурин, армия генералы Мәхмүт Гәрәев, Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Коръәнне русчага тәрҗемә итүче Валерия Порохова, Русия батыры, милләте белән үзбәк булган космонавт Салиҗан Шәрипов, Дәүләт Думасының хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты әгъзасы Адалби Шхагошев, Русия мөһаҗирләре Федерациясе җитәкчесе Маҗумдәр Мөхәммәт Әмин, Азәрбайҗан милли-мәдәни автономиясе рәисе Союн Садыков һәм башкалар – барлыгы иллегә якын кеше катнашты.

Очрашуда катнашучылар



Мөфтиләр шурасы рәисе сүзләренә караганда, бүгенге көндә исламны, кавказлыларны күралмаучанлык гадәттәгедән дә югары дәрәҗәдә кала бирә. Равил хәзрәт Гайнетдин болай диде:

“Бүген Русия президенты да, илнең премьер-министры да демократик дәүләт төзелеше барган бер мәлдә гражданлык килешүчәнлеген, халыкларның үзара татулыкны саклауларын, бердәм булуын таләп итәләр.

Ләкин узган якшәмбедә генә генә утызга якын яшь кеше Җәмигъ мәчете янында, өйлә намазы вакытында “Русия руслар өчен!”, “Мәчетләр төзелешенә юл куймыйбыз!” дигән шигарләр кычкырып торды. Ул тавышлар хәтта мәчет эчендәге намаз укучыларга да ишетелеп торды. Андый шигарләр хәзер асфальтларга да языла башлады.

Без үз илебездә яшибез. Безнең башка Ватан юк. Безнең бабайлар, әтиләр дә шушы ил өчен каннарын түккән. Авар шагыйре Рәсүл Гамзатов сүзләренчә: ”Без Русиягә үз теләгебез белән кермәдек һәм үз теләгебез белән чыкмаячакбыз да”. Мәскәү бөтен Русия өчен үрнәк булып тора. Монда булган хәлләрне төбәкләр дә кабатлый башлый”.
Бөтенрусия мөселманнар форумы

Равил хәзрәт Владимир Путинның “Русиядә бер кешедә дә, бер милләттә дә үзе өчен курку хисләре булмаска тиеш, һәр дин үзен уңайлы хис итәргә тиеш”, дигән сүзләрен китерде. Премьер сүзләренә караганда, бу эшләрдә зур роль иҗтимагый оешмаларга бирелә.

Шушы уңайдан киңәшмәдә катнашучылар Бөтенрусия мөселманнар форумы уздырырга кирәклеге турында тәкъдим ясадылар. Бу хакта Ренат Акчурин болай диде:

“Мәчет янында исламга каршы кычкырып торучыларны нинди дә булса дин тота торган рухи кыйбласы булган кешеләр дип уйламыйм. Шул ук вакытта безнең җәмгыять шуны аңларга тиеш, әгәр дә илдә шушындый күралмаучанлык киеренкелеге бар икән, аны тәртип урнаштыручы махсус оешмалар кайгыртырга тиеш.

Ислам дине Русиядә икенче урында торган дин. Алар Русия дәүләтчелеген оештыруда катнашучылар. Тарихка күз салсак, бу хакта XVIII-XIX гасыр кануннарында да язылган. Әгәр дә миннән исламга каршы шигар кычкыручылар “Син кем?” дип сорасалар, мин аларга: “Мин рус мөселманы!” дип җавап бирәчәкмен. Бу киеренкелекне бетерер өчен Русиянең үз эчендә барлык диннәр катнашында зур форум уздырырга кирәк. Чөнки бу хәл безнең генә проблема түгел”.
Русиядә ислам телевидениесе

Чыгыш ясаучылар шулай ук “Русиядә ислам темасына багышланган газета-журналлар да чыгарга тиеш, алар мәчетләргә генә түгел, киң даирәгә таратылырга - исламны, Коръәнне аңлатучы матбугат чыганагы булырга тиеш”, дип белдерделәр. “Андый газета-журналлар Европа илләрендә һәрдаим чыгып килә”, диде алар.
Равил хәзрәт Гайнетдин шулай ук "май аенда Мәскәүдә Европа мөселманнары форумы узарга планлаштырыла", дип тә белдерде. Шулай ук узган ел мөфтиләр шурасы катнашында, алар оештырылуы белән үткәрелгән чаралар хакында да әйтеп узды. Алар – халыкара Коръән укучылар бәйгесе, Мөселман киносы фестивале һәм Халыкара “Хәләл” ашлар күргәзмәсе.

Равил хәзрәт "узган елның ноябрь аеннан Русиядә иярчен аша ислам телевидениесе тапшыруларын эфирга чыгару өстендә эш бара", дип тә белдерде. "Техниклар эшли, безнең сигналлар кабул ителә. Тапшырулар тәүлегенә 24 сәгать дәвамында “Триколор” дип аталган телевидение челтәре аша тапшырылачак. Без бу эшләрне Газпромның “РойлКом” иярчен системасы аша башкарачакбыз. Бу хакта алар белән килешү дә төзелгән", диде Равил Гайнетдин.

Шулай итеп, Равил хәзрәт Гайнетдин сүзләренә караганда, тиздән Русиянең ислам телевидениесе 24 сәгать дәвам итә торган үзенең тапшыруларын башлаячак.
XS
SM
MD
LG