Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан студентлары Дворкович фикерен якламый


Русия президенты ярдәмчесе Аркадий Дворковичның студентларның стипендияләрен бетерү тәкъдимен казаннар башка сыймаслык хәл дип бәяли.


Президент ярдәмчесе Аркадий Дворкович студентларга стипендия түләүне бетереп, акча эшләү мөмкинлекләрен тудыру фикере белән чыкты. Аның фикеренчә, укудан соң кафедрада, китапханәдә, кафеда эшләп, тәрҗемәлек белән шөгыльләнеп була.

Стипендия укырга этәргеч бирә

КФУның татар филологиясе факультеты деканы урынбасары Радик Сабиров бу хәбәрне әле ишетмәгән. Шулай да моңа каршы. Стипендия студентка укырга этәргеч бирә, факультет эшендә актив катнашучы укучыларга өстәмә акча да түләнә. Студентның гадәти стипендиясе 1300 сум гына булса да, университет эшендә катнашучылар 6 меңгә якын өстәмә акча ала икән.

“Студентлар уку йортында өстәмә акча эшли башласа, аларга хезмәт кенәгәләре ачарга туры киләчәк. Белмим, моны уку йорты эшләрме? Бәлки, укытучыларның хезмәт хакын арттыру турында уйларгадыр?”, дигән фикердә декан урынбасары Радик Сабиров.

Казан финанс-икътисад институты студенты Альбина Сөләйманова стипендия бетерү тәкъдимен башына сыйдыра алмый. Чөнки аннан соң студентлар уку турында онытып, эшли башлаячак.

“Бездә бер лекцияне дә, семинарны да калдырырга ярамый. Шуңа күрә бик аз студентлар гына эшләргә мөмкинлек таба. Стипендия сессияне әйбәт тапшыруга стимул да бит. Мәсәлән, бөтенесен дә бишлегә бирсәм, стипендиям 1150 урынына 1650 була.

Студентларның барысы да диярлек укырга йөрү өчен шәһәр транспортыннан файдалана, безнең хәзерге стипендия шул чыгымнарны капларга булса да ярдәм итә. Гомумән, әгәр дә бу фикер яклау тапса, күп студентлар өчен төп эш уку булмас”, ди Альбина Сөләйманова.

Шул акчаны да жәллиләр

Студентлар үзләре үк стипендияләренең аз булуын яшерми. Әмма юк-югында анысы да ярап тора. КФУ студенты Лиана Хәмәтова шундый фикердә.

“Эшләгән вакытта укырга вакыт калмый. Бирелеп укып булмый. Стипендиянең аз булса да ярдәме бар”, ди Хәмәтова.

Татар дәүләт һуманитар педагогика университеты студенты Азат Нурмөхәммәтов та башка студентлар фикерен хуплый. Стипендия бетерелсә, фән кешесе булырга теләүчеләргә авыр булачак, фән артта калачак дип саный.

“Элек стипендиягә бер ай яшәгәннәр. Хәзер алай яшәп буламы? Юк!”, ди Азат.

Аркадий Дворкович студентларга стипендия түләүне бетерү фикерен әйткәч, интернет-форумнарда бу турыда фикер алышу башланды. Дворковичның хезмәт хакын кисү тәкъдимнәрен дә белдергәннәр.

Соңгы вакытларда бәяләрнең үсүе студент кесәсенә сизелерлек суга. Узган ел ахырында транспорт бәясен дә арттырдылар. Аның каравы, стипендияләрне арттыру турында түгел, бөтенләй бетерү сүзләре ишетелә.
XS
SM
MD
LG