Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп дөньясында үз-үзеңне яндыру очраклары арта


Җәзаир, Мавритания һәм Мисырда соңгы бер елда кимендә сигез кеше үзен яндырды
Җәзаир, Мавритания һәм Мисырда соңгы бер елда кимендә сигез кеше үзен яндырды

Тунистагы чуалышларны башлап җибәргән вакыйга - 26 яшьлек бер егетнең үзен яндыруы - дөньяда зур яңгыраш алды. Буазизинең үзенә кул салу сәбәбе нидә булган?

17 гыйнварда Мөхәммәт Буазизи исемле университет тәмамлаган эшсез егет Сиди Буaзид шәһәре хакимият бинасы алдынна басып үзен яндырды. Ул бу гамәле белән Төньяк Африкада киң күләмдә ут кабындырды. Протест чаралары янгын кебек тиз арада бөтен илгә һәм төбәккә таралды.

Буазизи соңыннан "Тунис хакимиятен җимергән" изге шәһит буларак аталды һәм аның тәэсирендә Җәзаир, Мавритания һәм Мисырда кимендә 8 кеше охшаш гамәл белән үзен яндырды.

Интихарда сәяси максат

Тарихтан мәгълүм булганча, кайбер кешеләр сәяси максатта үзенә кул салган. Моның хәтердә тирән эз калдырган үрнәге Буддист руханиларының Вьетнамда хакимиятнең кулга алу һәм үтерү очракларына протест йөзеннән үзләрен яндыруы иде.

Бу күренеш янә Кытай, Һиндстан һәм Советлар Берлеге илләрендә дә кабатланды. Басым һәм курку тараткан демократик булмаган хакимиятләр идарәсендә булган кешеләр ризасызлыкларын белдерү өчен соңгы адым буларак, бу чарага мөрәҗәгать итә.

Шул исәптән, хәбәрләрдә язучыларның ни өчен Буазизинең бу гамәлен "сәяси максат" белән бәйләргә тырышуы аңлашыла да.

Мондый вакыйгаларга соңннан сәяси мәгънә яисә символлар өстәлсә дә, чынбарлыкта кайбер кешеләрнең асыл максаты аңлашылмый кала. Бәлки интихар сәбәбе башка булырга мөмкин дигән уй килә башка.

Чарасызлык...

Университет тәмамлаганнан соң эш таба алмыйча тилмергән Буазизи, соңында арба табып урамда яшелчә-җимеш сатып сәүдә башлый. Ләкин рәсмиләр сату лицензиясе юк дип аның эшенә арест сала. Аларның бу җәзасы eгетне бөтенләй чарасыз хәлдә упкынга этәрә.

Охшаш рәвештә Төньяк Африка буенча үзенә кул салучыларның да шулай ук эшсезлек, зур депрессия кебек шәхси проблемалары булуы белдерелә. Бу уңайдан һәр бер интихар чарасы артында сәяси илһам эзләү дөрес түгел.

Икенчедән, сәяси эчтәлектәге үзенә кул салучылар үзмаксаты язылган сәяси белдерү, видео яисә хат калдыра. Ә Tөньяк Африкада булган соңгы интихар очракларында алар сәяси белдерү калдырмаган.

Һәр ике очракта да кешеләрнең үзен үтерү өчен сайлаган ысул зур бәхәсләр уята. Кайбер кешеләр фаҗигалерәк эз калдыру өчен үзен яндырып үтергәндә, халык басымыннан качарга теләгән Әфганстандагы кайбер хатын-кызлар мисалындагы кебек үзен тавышсыз гына агу яисә дарулар белән үтерүне сайлый.

Хөкүмәт җаваплылыгы

Ләкин сәясәт белән интихар арасында бөтенләй бәйләнеш юк дип әйтү дөрес булмас иде. Хөкүмәт өлешчә булса да ватандашларының психик сәламәтлеге өчен җаваплы.

Әгәр ватандашлар җитәкчеләренә ышанмаса, хакимият халкы өчен яхшы шартлар булдырмый, гаделлекне, тигезлекне саклый алмый икән, аларга ышаныч булмаса өмет сүнә башлый. Өметсезлек исә интихар өчен психологик сәбәпләрдән берсе.

Буазизи бәлки шәхси проблемалары сәбәпле интихар иткәндер. Ләкин аны моңа этәргән Тунис сәясәтчеләренең уңышсызлыкларын да онытмаска кирәк.

Нәтиҗәдә, аның бу символик үлемендә җаваплылык янә җитәкчеләрнеке булып кала.
XS
SM
MD
LG