Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиянең "Хәерле кич" тапшыруына 20 ел тулды


Тапшыруны алып баручы Ләйсирә Йосыпова
Тапшыруны алып баручы Ләйсирә Йосыпова

1991 елның 14 гыйнварында Удмурт дәүләт телевидениесендә беренче тапкыр татар телендә “Хәерле кич” тапшыруы эфирга чыкты. Телевизион тапшыруның зәңгәр экраннарда пәйда булуына ике дистә ел үтеп тә киткән.

Республикада яшәүче милләттәшләребез белән даими элемтә булдыруда Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы казанышы иде бу вакыйга. Аңа кадәр Удмурт радиосында татар телендә атналык “Очрашу” тапшыруы эфирда яңгырый иде инде.Туган телебездэ тапшыру булдыру өчен татар иҗтимагый үзәге, аның җитәкчесе Мәсгут Вахит улы Гаратуев зур тырышлык күрсәтте. “Хәерле кич”нең беренче чыгарылышларын эфирга әзерләүдә Мәсгут ага үзе дә, оешма әгъзалары да актив катнашты.

Мәсгут Гаратуев
Иҗтимагый хәрәкәт вәкилләренә ярдәмгә телевидение хезмәткәрләре килә. Татар тапшыруының беренче мөхәррире итеп Анатолий Петров, режиссеры Эдуард Иванов раслана. Ә тапшыруларны үзешчән сәнгать остасы Флүзә Насыйрова алып бара.

Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге, тапшыруларны профессиональ дәрәҗәдә алып бару максатыннан, Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем алучы якташларыбызны эзли башлый. Удмуртия күршесе Татарстанның Әгерҗе районы егете Ирек Шәриповны иҗтимагый үзәк телевидениегә эшкә чакыра.

Ирек Шәрипов
Ирек Шәрипов ТИҮ чакыруы буенча 1991 елның җәендә Ижауга кайта. Телевидение штатына татар журналистын алу тапшыруларның географиясен киңәйтергә, яңа сәхифәләр ачарга мөмкинлек бирә. “Ә моның өчен программага үзгәрешләр кертергә кирәк булды”, дип искә алды Ирек Шәрипов.

Дөрестән дә, тапшыруларны әзерләргә телне аңлаган иҗат төркеме кирәк була. Шул очракта гына тапшыруларның сыйфаты үсүен Ирек Шәрипов яхшы аңлый.

“Хәерле кич”кә яңа алып баручы таләп ителә. Казанда үсеп, белем алган, Татарстан телевидениесендә балалар тапшыруларын алып барган, милли һәм шигъри җанлы Гөлфәния Муллагалиева үзен сынап карарга уйлый.“Мин татарлар тапшырулары башланган чорда катнашуым белән горурланам, татарлар тормышына үземнең дә өлешемне керттем”, диде Гөлфәния.

Журналист Фәнзилә Салихова
Елдан-ел тапшыруларның сыйфаты да үсә, “Хәерле кич”нең тамашачылары да арта. Тапшырулар эфирга башта ике атнага бер тапкыр 40ар минут булып чыкса, ул атналык тапшыруга әверелә. Тагын редакцияне киңәйтү проблемасы килеп туа. “Хәерле кич”не әзерләү өчен тагын бер махсус белемле журналист кабул ителүе хакында игълан бирелә.

Бәхеткә, Ижау китапханәләренең берсендә Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлап, китапханәче булып эшләүче Фәнзилә Салихова бәйгедә җиңеп, редакциядә эшли башлый. Фәнзилә күбрәк балалар белән эшләүгә игътибарын юнәлтә. Ул елларда балалар белән татар авторларының әсәрләре буенча кечкенә генә фильмнар да әзерлиләр.

Бераз соңрак “Хәерле кич”кә Чаллы педагогика институтының татар теле бүлеген тәмамлаган, ул елда Ижауда гимназия ачылмау сәбәпле, эш эзләгән Ләйсирә Йосыпова телевидениегә килә.

"Хәерле кич"нең бүгенге иҗат төркеме: Хәмидә Гайфуллина, Светлана Прокопченко һәм Олег Бондарев
Бу елларда журналистлар Удмуртиянең төрле төбәкләрендә булалар. Тапшыруларның тематикасы киңәя. Татар теле укытылган мәктәпләрдә, татар төркемнәре оешкан балалар бакчаларында очрашулар, татар авыллары, мәчетләре тарихы, кызыклы шәхесләргә багышланган чыгарылышлар, сәнгать осталары белән күрешүләр…Әмма милли хәрәкәттәге вазгыять тапшыруларның төп темасы булып кала, иҗтимагый оешмаларның тормышындагы вакыйгаларга да күп вакыт бирелә.

Телевизон тапшыруларны зур иҗат төркеме әзерли. Журналистлардан тыш, оператор, режиссер һәм тавыш режиссеры хезмәте бик зур роль башкара. Бер такым булып эшләгәндә генә тапшырулар кызыклы һәм мавыктыргыч була ала. Бу максатка ирешүдә ул елларда редакциянең режиссеры Зөфәр Нәбиев һәм тавыш режиссеры Хатыйп Мингазов тырышты.

Әлеге иҗат төркеме “Хәерле кич” тапшыруларын 2005 елга кадәр әзерләде. Шушы елда тапшыруның авторы, режиссеры, операторы, монтажеры, бераз соңрак тавыш режиссеры да алышынды. Яңа иҗат төркеме алдында тапшыруларны башкача әзерләргә дигән максат куелды.

Оператор Иван Блинов
“Хәерле кич”нең иҗат төркеме соңгы биш елда төрле төбәкләрдә булды. Авыл тарихларына, язучы һәм шагыйрьләр тормышына багышланган тематик чыгарылышлар әзерләнде. Яшь буынга белем бирүче, телебезнең матурлыгын балалар күңеленә сеңдерүче ана теле укытучыларына, бакчада тәрбия бирүче милләттәшләребезгә багышланган тапшырулар да тамашачы тарафыннан яклау тапты. Шулай да милли хәрәкәт вәкилләренең хезмәте, республикада яшәүче татарларның тормышындагы вакыйгалар тапшыруларның төп темасы булып кала бирде. Удмуртия ТИҮ үзәге рәисе Фнүн Мирзаянов: “Шуның өчен без иҗат төркеменә рәхмәтле”, дип белдерде.

Бу елларда Удмуртия мөфтияте, мәхәлләләр белән дә элемтәбез ныгыды. Дини бәйрәмнәребез, мәдрәсә-мәчетләрдәге вазгыять тапшыруның даими сәхифәләренә әверелде.

“Киңәшләшеп эшләгән эш уңыш китерде, мәхәлләләрне берләштерде, мөселманнарның кайда, ничек яшәүләре хакында сөйләп, күрсәтеп торды”, дип билгеләде Удмуртия мөселманнары мөфтие Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин.

Тапшыруның авторы Хәмидә Гайфуллина һәм монтажлаучы Олег Бондарев
Биш ел элек яңа билгеләнгән автор һәм режиссер “Хәерле кич”нең үзенең махсус операторы булуын җитәкчеләр алдында шарт итеп куйды. Бу таләп тә гамәлгә ашты.
“Хәерле кич”нең һәр чыгарылышын тамашачы Дәүләт телерадиокомпаниясенең “Телевизион осталар” махсус курсларын тәмамлаган Иван Блинов күзлегеннән карый башлады.

Тапшыруларны җыюда монтажлаучы Олег Бондаревка тиңнәр юктыр дисәм, ялгыш булмас. Ул автор һәм режиссерның теләкләрен аңлап эш итә. Соңгы елда тапшырулар тасмада түгел, компьютерда җыела. Чыгарылышларны кызыклы итеп эшләргә мөмкинлекләр артты. Иҗат төркеменә кергән хезмәткәрләр татар халкының мәдәнияте, дини йолалары белән танышып кына калмады, үзләре дә татар телен аңлый башлады.

Милли тапшыруларның роле нәрсәдә соң? Бу сорауга җавап итеп милләтебезнең, милли хәрәкәтнең киләчәген тәэмин итү дип җавап бирергә мөмкин.

“Хәерле кич” тапшырулары республикада яшәүче милләттәшләребезнең тормышындагы вакыйгалар, шәхесләре белән таныштыручы гына түгел, халыкны берләштерүче чара да булып тора.
XS
SM
MD
LG