Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскиның Үләнкүл авылында “Татар җыры” бәйгесе узды


Бәйгедә катнашучы балалар "Чебиләр" җырын башкара
Бәйгедә катнашучы балалар "Чебиләр" җырын башкара

Төрле төбәкләрдә сибелеп яшәүче татарларның халәте белән даими кызыксынучы милләттәшләребезнең Омски өлкәсе Большеречье районының Үләнкүл авылы турында ишеткәннәре бардыр. Чөнки “Азатлык”та бу авылда яшәүче татарлар, аларның тормышы, уңышлары һәм булган проблемалары турында хәбәрләр булып тора.

Күптән түгел Үләнкүлдә тагын бер чара – район күләмендә оештырылган һәм “Туган ягым моңнары” дип исемләнгән “Татар җыры” бәйгесе булып узды. Катнашучылар Үләнкүлнең үзеннән һәм районның татарлар тупланып яшәгән башка авылларыннан – Олыкүлдән, Черналыдан, Тусказаннан, Каракүлдән һәм Криводановодан булдылар.

Нәҗибә Ширбагина
Бәйге район күләмендә дип саналса да, барлык оештыру эшләрен дә үләнкүллеләр башкарды. Җаваплылык тулысынча “Наза” төркеме җитәкчесе Нәҗибә Ширбагина һәм “Татар мәдәният үзәге” җитәкчесе Раушания Дәүләтбагина өстендә булды. Дөрес, район хакимияте ягыннан берникадәр ярдәм күрсәтелде: призлы урыннар өчен дипломнар һәм бүләкләр бирелде. Аннан тыш район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре жюри составында булдылар, бәйгеләр тәмамланганнан соң, бүләкләү тантанасында катнаштылар.

Авыл хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина да оештыручыларга ярдәм кулы сузды, бәйгедә катнашучыларның барысына да бүләкләр әзерләп тапшырды. “Авыл бюджетында мондый чаралар өчен акча каралмаган, шулай да без химаячылар ярдәме белән күп кенә эшләр башкарабыз”, ди Ләйлә ханым.
Тамашачылар


Үләнкүл авылы, чагыштырмача зур булса да, анда клуб юк. Шул сәбәпле, барлык мәдәни чаралар да мәктәптә үткәрелә. Менә хәзерге бәйге дә мәктәпнең актлар залында барды. Шунысы да күркәм булды, бәйгедә 4-5 яшьлек нәниләр дә, 75 яшьлек өлкәннәр дә катнашты.

Закирҗан Мәхмүтов һәм Мурат Әширов
Бәйге барышында өлкән яшьтәгеләр, асылда, мөнәҗәтләр һәм татар халык җырлары башкарды. Яшьләр репертуарында исә күбрәк эстрада җырлары булды.

Тамашачылар зал тутырып килгән иделәр. Алар барлык катнашучыларны да җылы каршыладылар. Дүрт яшьлек Закирҗан Мәхмүтов белән Мурат Әшировны аеруча кайнар алкышладылар, озак вакыт сәхнәдән төшермәделәр.

Бу нәниләрне һәм башка балаларны бәйгегә Үләнкүлнең “Наза” төркеме җитәкчесе Нәҗибә Ширбагина әзерләде. Ул берүзе ике балалар һәм бер өлкәннәр төренмен җитәкли, аерым җырчылар белән дә шөгыльләнә. Балалар белән эшләү авыр булса да, Нәҗибә ханым зарланмый, эшен яратып, җиренә җиткереп башкара. Аннан тыш ул 5-6 сыйныф кызларын чигү чигәргә, малайларны яндырып бизәк төшерергә өйрәтә. “Эшемне яраткач, авырсынмыйм, яратып йөрим, бөтен җанымны бирәм,” ди ул.
Зәлифә Рахманкулова



Нәҗибә ханым кебек бирелеп эшләүчеләр тагын да бар Үләнкүлдә. Аларның берсе - мәктәп музеен оештыручы һәм җитәкләүче Зәлифә Рахмангулова. Мәктәптә нинди генә чара узмасын, музей ишекләре ачык була. Менә хәзер дә, “Татар җыры” бәйгесе барганда, музей эшли иде. Кызыксынган кешеләрне Зәлифә ханым музейдагы экспонатлар, аларның тарихы белән таныштырып йөрде.

Зәлифә ханымның фидакарь хезмәтенә авылдашлары хөрмәт белән карый. Бәйге нәтиҗәләрен белдергән вакытта авыл хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина Зәлифә ханыма да рәхмәтле булуын белдерде.
Бәйгедә катнашучылар



Шуны да әйтергә кирәк, җыр бәйгеләре Үләнкүлдә беренче генә оештырылмый. Икенче ел рәттән ул район күләмендә үтте.

Бәйге рәисе, район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Виктор Шрейдер чара тәмамланганнан соң ясаган чыгышында: “Быелгы бәйге узган елныкына караганда да уңышлырак булды. Киләсе бәйгене район үзәгендә уздырырга кирәк,” диде.
Үләнкүл авылы
XS
SM
MD
LG