Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран белән атом сөйләшүе Истанбулда башланды


Иран атом арадашчысы Сәит Җәлили белән Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон
Иран атом арадашчысы Сәит Җәлили белән Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон

Тәһран низаг тудырган атом программасы турында сөйләшүләрнең уңышлы башлавын әйткәндә, АКШ рәсмиләре сөйләшүләрдә зур алгарыш булачагын уйлый.

БМО Иминлек шурасындагы биш даими әгъза ил Британия, Кытай, Франция, Русия, АКШ һәм Германия белән Иран арасындагы очрашуга Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон җитәкчелек итә. Мәгълүмат чараларына ябык сөйләшүләр 2 көн дәвам итәчәк.


Марк Тонер
АКШ дәүләт департаменты Истанбулдагы очрашудан әллә ни тәрәккыят көтми, шулай да рәсмиләр бу очрашуның мөһим бер сөйләшү процессын башларга этәргеч булыр, дигән өмет белдерә.

АКШ дәүләт департаменты сүзчесе Марк Тонер 20 гыйнварда ясаган чыгышында, "Бу тәрәккыят юлында кечкенә адым, зур бер үзгәреш булыр дип уйламыйм. Ләкин бу җыен белән бергә Иран рәсмиләре халыкара җәмәгатьчелекнең кайгыларын аңлар дип өметләнәбез" диде.

Иран: "Башта санкцияләр бетерелсен"

БМО атом программасы тырышлыкларын яшергән өчен Иранга соңгы елларда 4 тапкыр санкцияләр керткән иде.

Көнбатыш илләре Иранның атом коралы җитештерү нияте булуын алга сөрә. Бу гаепләүне кире каккан Тәһран хакимияте исә, уран баету гамәлләренең халыкара хокукларга тискәре килмәвен, атом программасының тыныч максатта булуын әйтә.

Мәхмүт Әхмәдиниҗат
Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат, "көнбатыш илләре әгәр сөйләшүләрдә алгарыш көтәргә тели икән, башта Иранга булган санкцияләрне бетерсеннәр", диде.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров да җыелыш алдыннан ясаган чыгышында санкцияләрнe бетерү мәсьәләсен очрашуда каралачак көнүзәк темалар арасына кертергә тәкъдим иткән иде.

Ягулык алышу тәкъдиме янә көн үзәгендә

АКШ дәүләт департаменты сүзчесе Марк Тонер, атом ягулыгы алыштыру турында яңа тәкъдимнәрне сөйләшергә теләвен әйтте.

Очрашу вакытында көнбатыш илләре Иранны аз баетылган уран стокларыннан баш тартырга күндерергә тырышачак.

Чөнки бу күләмдә уран югары дәрәҗәдә баетылса, аның берничә атом коралын ясарга җитә алачагы турында шикләр бар.

Бу исәптән тарафлар ягулык алышуны турындагы тәкъдимнәрне яңартырга әзерләнә.

Бу килешү нәтиҗәсендә Иран үзендә азрак баетылган уранның билгеле бер өлешеннән баш тарткан очракта, Тәһранга программа өчен кирәк булган ягулык тәэмин ителәчәк.

Бу хакта килешү беренче тапкыр 2009 елның октябрь аенда күтәрелгән иде.

2010 елның май аенда Бразилия һәм Төркия Иран белән үзара ягулык килешүенә кул куйган, ләкин бу көнбатыш илләре тарафыннан кире кагылган иде.
XS
SM
MD
LG