Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шымчы Чапман дөнья серләренә төшендерә


Анна Чапман тапшыруга әзерләнә
Анна Чапман тапшыруга әзерләнә

Шымчылык һәм шоу-бизнес бер-берсенә туры килә торган өлкә түгел дә кебек, әмма Анна Чапман уңышка ирешә бара.

2010 елда Русия файдасына шымчылыкта гаепләнеп, Кушма Штатлардан кайтарып җибәрелгәч, Чапман киләчәге турында төрле сүзләр йөрде. Newsweek журналы ул вакытта ук аңа сәяси танылу фаразлады. Һәм бу өлешчә тормышка ашты дияргә дә була. Анна Чапман узган елның декабрендә Владимир Путин рәислегендәге “Бердәм Русия” фиркасенә караган “Молодая Гвардия” хәрәкәте җитәкчелегенә керде. Аңа кадәр бер ай алдан гына ул “Фондсервисбанк” банкы президенты киңәшчесе вазифаларын башкаруга керешкән иде. Шулай ук Чапманның ирләр өчен чыга торган Маxima журналына эротик фотога төшүе мәгълүм.

Шулай итеп, Чапман төрле өлкәдә үрләр яулый. Шуңадыр ул эшләгән банк җитәкчесе аның бик яхшы хезмәткәр булуын һәм бу аның бердәнбер хезмәт урыны булмау сәбәпле, ирекле эш көне бирүен белдерде.

Путинның яңа уенчыгы

Анна Чапманның Кремльгә караган “РЕН-ТВ” каналында бу җомгадан чыга башлаган тапшыруы “Анна Чапман белән дөнья серләре” дип аталачак һәм ул документаль программаларның “Чынбарлык” исемле шәлкеменә керәчәк.

Чапманның чибәрлеге хакында күп әйтелсә дә, аның телевизион тапшырулар алып барырлык белеме юк. Әмма бу Русиядә мөһим дә түгел кебек. Мисал өчен, элекке нәфис гимнастикадан танылган спортчысы, Дәүләт Думасы депутаты Алинә Кабаева да “РЕН-ТВ” да үз тапшыруын алып бара.

Ләкин музыкаль тәнкыйтьче Артем Троицкий, чынлыкта, Чапманны Путинга якын булган өчен генә кулланалар, дип саный.

“Мин аны бик танылган дип әйтмәс идем. Күпләр аңа күңеленнән көлеп карый. Ул бары Путинның яңа яраткан уенчыгы кебек кабул ителә. Һәм массакүләм мәгълүмат чаралары, банкта эшләүчеләр аннан файда алучы үзенә җәлеп итәргә тырыша”, ди ул.

Чапманны кызганыргамы?

Үз исеме исеме Анна Кущенко булган Чапман Волгоградта туган һәм әтисе дипломат булу сәбәпле, тормышының күп өлешен чит илдә үткәргән. Ул 2006 елны Нью-Йоркка килә һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Әмма чынлыкта аның Русия тышкы күзләү идарәсе кушкан вазифаларны башкаруы әйтелә.

Бер карасаң, Чапман тормышы көнләшерлек кебек тоелса да, журналист һәм медиа белгеч Алексей Панкин "аны кызганырга кирәк" дип саный. Аның сүзләренчә, шымчылыкка өйрәнгән кешегә кире гади тормышка ияләшүе бик авыр.

“Мин элекке бер шымчы белән таныш һәм хәтта дуслашып йөрим. Ул "шымчылыкка нык әзерлек үткән һәм шулай мәгънәсез зыян күргән кешеләргә киредән гади тормышка ияләшү өчен нык ярдәм кирәк" дип әйтә. Шуңа миңа аның үз тапшыруында ни күрсәтүе кызык түгел, иң мөһиме үзенең күңеле тыныч булсын”, ди ул.
XS
SM
MD
LG