Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтын куллы Омски егете


Рамил Сабиров тимер сыннары белән
Рамил Сабиров тимер сыннары белән

Татар кешесе гомер-гомергә тырыш, эшкә маһир һәм кул эшенә оста булган. Хәзерге вакытта да татарлар арасында кулыннан бөтен эш килүче осталар күп. Андыйлар Омски төбәгендә дә бар. Аларның берсе – кул остасы, тимер, агач һәм башка төрле материаллар белән эшләүче Рамил Сабиров.

Рамил Сабиров белән шушы көннәрдә генә “ГТРК-Омск” өлкә телевидение ширкәтенең “Милли характер” программасы татарлар турында тапшыру әзерләгән вакытта танышырга туры килде.

Рамил – Омскиның педагогия университетының сәнгать графикасы факультетының өйрәтүче сәнгать остасы һәм металлны кыздырып эшкәртү остаханә җитәкчесе. Аның бүгенге көндәге эшчәнлегенә күчкәнче, оста белән якынрак таныштырып китү урынлы булыр.

Әтисенең булышчысы

Тимерне мичтә яндыру
Рамил Сабиров чыгышы белән Омски өлкәсенең Усть-Ишем районы Ашеван авылыннан. Бала чагыннан ук ул хуҗалык эшләрендә әтисенең беренче булышчысы булган. Кул эшләре белән дә мавыккан: каен кайрысыннан савыт-саба, агачтан һәм тимердән төрле йорт кирәк-яраклары ясаган, башка эшләр белән дә шөгылләнгән. Гомумән, ул кечкенәдән хезмәткә тартылган, бернинди эштән дә курыкмаган.

Бәлки шуңа күрәдер, Рамил алдында нинди һөнәр сайларга дигән сорау тормаган. Яшь буынны эш сөючән итеп тәрбияләү өчен хезмәт укытучысы булырга хыялланган егет. Хыялын мәктәпне тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, тормышка ашыра башлаган. Рамил Омски педагогия университетының сәнгать графикасы факультетына укырга кергән.

Институтны тәмамлаганнан соң ул туган авылына кайта, хезмәт укытучысы булып эшли башлый. Аның янында хәтта авылның иң шук малайлары да җыела торган була. Барсының да укытучы абыйлары кебек яхшы эшләргә өйрәнәсе килә.

"Акыллы күсе". Рамил Сабиров эше
Әмма гел яңалыкка омтылган иҗат кешесенә, авыл мәктәбенең хезмәтханәсе тар була башлый. Үзенең балаларына да төпле белем бирәсе килә Рамилнең. Шул сәбәпле, Омскиның зур гына бер гимназиясенән чакыру алгач, ул гаиләсе белән шәһәргә күчеп китә.

Гимназиядә өч елга туктала Рамил. Ниндидер көч аны башка киңлекләргә чакырып, тартып тора. Ул Лицей театрына күчә, анда бизәүче рәссам булып эшли.

Аннары ул агачка уеп бизәк төшерү, сырлап кызыл агачтан йорт җиһазы, мичкә ясау, агачны кырып эшкәртү кебек, күңеленә рухи хозурлык биргән эшләр белән шөгыльләнә, төрле юнәлештә осталыгын чарлый. Әмма “Һәрбер эштә дә ниндидер бер биеклеккә күтәрелгәч, бу эш белән кызыксыну бетә,” ди Рамил.

Агачтан – тимергә

Себер халыклары экспозициясе янында
Театрда бер ел эшләгәннән соң, Рамил шәһәрнең сәнгать музеена эшкә күчә, башта эшче, аннары методист булып эшли. Анда тимердән сыннар ясаучы рәссам – Сергей Козача белән музейның ташландык кочегаркасында тимерче остаханәсе ясыйлар, тимерче учагы булдыралар. Биредә тимерне кыздырып, төрле әйберләр ясарга өйрәнә.

Шунда Рамил үз һөнәрен тапканын аңлый. “Тимерче эше минем өчен бик кызыклы. Минем аннан туясым юк кебек. Тимернең серләрен гомер буе өйрәнсәм дә, белеп бетерә алмам кебек,” ди ул.

“Тимерне дөрес кыздыра белергә дә кирәк,” ди Рамил.

Әти-әнисе Рамилгә ни өчен тимерче эшенең якын булганлыгын аңлата. Аның бабасы Хәнәфи абзый да, атасы Галиәхмәт абый да оста тимерче булган икән. Әмма бабасы яшьли Ватан сугышында һәлак булган, әтисе сугыштан соңгы елларда колхоз рәисе булып эшләгәнгә тимерчелек эше белән шөгыльләнә алмаган. Дөрес, кирәк булганда Галиәхмәт абый тимерчелек аланында да эшләгән.

Әтисенең тимердән ниндидер әйберләр ясаганын Рамил яхшы хәтерли. Әтисенә карап, кечкенә чагында ул үзе дә, сынган сәнәк тешен утта кыздырып, пычак ясаган булган.

Рамил Сабиров студентлары эше
Тимерчелектә биш елга якын эшли Рамил. Тимердән ясаган әйберләре белән ул күп санлы күргәзмәләрдә катнаша, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек була, шәһәрдә рәссам буларак таныла.

2007 елны Рамил Сабиров Омски дәүләт педагогия университетына килә. Сәнгать графикасы факультеты студентларын тимер белән эшләргә өйрәтә башлый.

“Шунсы кызганыч, курста егетләр аз, асылда кызлар белән эшләргә туры килә. Кызлар тимерче эшен яхшы үзләштерәләр, егетләрдән бер дә калышмыйлар,” ди Рамил. Күптән түгел аның өч студент кызы күргәзмәдә катнашып, призлы урыннар яулаган.
Тимерче хыялы

Шәһәр урамы исеме. Рамил Сабиров эше
Рамил Сабировның эшләре белән урамда да танышырга була. Кайбер биналарны аның тимердән ашатып ясаган урам исемнәре бизи. Ясап куйган кайбер урам исемнәре әле хуҗасын көтә.

“Оста кеше, асылда, күпкырлы була,” ди халык. Рамилны да күпкырлы талант иясе дисәк, ялгыш булмас. Сәнгать өлкәсендә эшләүдән тыш ул, хикәяләр, риваятьләр һәм шигырьләр язу белән дә мавыга. Дөрес, әлегә аның әсәрләренең дөнья күргәне булмады. “Алар өстендә ныклап эшләргә, камилләштерергә кирәк. Әлегә вакытым җитми”, ди Рамил.

Рамил Сабировның тагын бер хыялы бар. Ул тимердән татар халык әкиятләре персонажларын ясарга тели.

Теләге булгач, бәлки Рамил аны тормышка ашыра башлар һәм нинди дә булса күргәзмәдә аның тимер шүрәлесе яки тимер су анасы белән очрашырга туры килер.
Рамил Сабиров үзе ясаган пушка белән
XS
SM
MD
LG