Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Идел буе мәгариф министрлары җыелды


Рөстәм Хәмитов һәм Андрей Фурсенко (у)
Рөстәм Хәмитов һәм Андрей Фурсенко (у)

Уфада Идел буе федераль округы төбәкләренең мәгариф министрлары киңәшмәсе узды.

26 гыйнвар Уфада Идел буе федераль округы мәгарифе башлыкларының киңәшмәсе узды. Анда Русиянең мәгариф министры Андрей Фурсенко, Идел буе федераль округы башы урынбасары Александр Школьник һәм республика президенты Рөстәм Хәмитов та катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар республикада сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсе белән таныштылар. Алар иң башта Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика музыка гимназия-интернатында булдылар. Анда бүгенге көндә 340 бала белем ала. Алар арасында Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче башкорт балалары да бар. Алар гомуммәктәп программасыннан тыш, музыка теориясе, җыр, дирижерлык, тынлы кораллар, фортепиано, халык инструментлары һәм башка музыка кораллары буенча белем ала.

Артабан Рәми Гарипов исемендәге 1нче санлы башкорт гимназия-интернатында булдылар. Гимназиядә Башкортстанның шәһәр-районнарыннан һәм Русия төбәкләреннән килгән 670 укучы белем ала. Мәгариф чиновниклары артабан Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге рәсем һәм сынлы сәнгать гимназия-интернатында булдылар, ЮНЕСКО исемендәге гимназиягә сәфәр кылдылар. Бу гимназиядә 1360 бала укый, алар инглиз, француз, алман телләрен тирәнтен өйрәнә, физика-математика, химия-биология һәм һуманитар өлкәләрдә махсус сыйныфларда белем ала.

Эшлекле сәфәре ахырында федераль министр Уфа авиация-техник университетында түгәрәк өстәл үткәрде. Анда ул: “Һөнәри белем бирү икътисад белән бәйләнгән булырга тиеш, ягъни тиешле күләмдә һәм сыйфатлы белгечләр генә бирергә тиеш”, диде. Министр сүзләренчә, бүген Русиядә 4,5 мең укытучы чыгарыла, ә чынлыкта аларга мохтаҗлык меңнән артмый. Югары белем бирү фән, икътисад һәм сәнәгать белән интеграцияләнгән булырга тиеш.

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов сүзләренчә, республикадагы 134 инновация мәктәпләрендә 88 мең бала укый, бу илдәге иң зур күрсәткеч. Республикада 5,5 мең сәләтле бала банкы бар.

Идел буе төбәкләре министрлары Башкортстандагы мәгарифкә уңай бәя бирделәр. Сөйләшүләрдә мәҗбүри башкорт телен укыту мәсьәләсе күтәрелүе турында мәгълүмат юк.
XS
SM
MD
LG