Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дилә Булгакованың чираттагы китабы чыкты


Дилә Булгакова
Дилә Булгакова

Уфада яшәүче танылган татар шагыйрәсе Дилә Булгакованың чираттагы китабы дөнья күрде. Шушы уңайдан Уфадагы “Ихлас” мәчетендә аның исем туе оештырылды.

Дилә Булгакова төрле жанрларда бердәй уңышлы иҗат итә. Шулай да аның шигъри җыентыклары, аның әсәрләренә язылган матур җырлар иҗатының күпчелек өлешен тәшкил итә. Әле Уфадагы Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” дәүләт нәшриятында Дилә Булгакованың “Болытларда – каз өмәсе” исемле яңа китабы татар телендә басылып чыкты.

Әдибәнең кече һәм урта сыйныф укучыларына тәгаенләнгән бу җыентыгына сабыйлар күңеленә хуш килерлек самими шигырьләр, маҗаралы әкиятләр, хикәяләр тупланган. Әлеге әсәрләр балаларны әйләнә-тирә дөньяны яхшырак аңларга, аның матурлыкларын күрә һәм саклый белергә өйрәтә.

Уфадагы “Ихлас” мәчетендә Дилә Булгакованың яңа китабының исем туе булып үтте. Анда катнашучыларга Дилә Булгакова үзе һәм иҗаты хакында сөйләде, сорауларга җаваплар һәм китапларга автографлар бирде.

Кичә барышында “Китап” нәшриятының Башкортстан халыклары әдәбияты бүлеге мөдире Динә Морзакаева яңа китапның әзерләнүе һәм аның авторы хакында шулай ук тәфсилле мәгълүматлар бирде.

Абыстайлар бу кичәдә мөнәҗәтләр дә башкарды. Соңыннан сөйләшү чәй табыны янында дәвам итте.
XS
SM
MD
LG