Accessibility links

Мисырда казаннар сак астында йөри


Җомга көнне Мисырның Каһирә һәм башка шәһәрләрендә меңнәрчә кеше урмамнарга агылды. Килгән хәбәрләргә караганда, каршылык белдерүчеләр белән полиция арасындагы бәрелешләрдә дистәләрчә кеше корбан булган.

Каһирәдә көчле каршылык чарасы җомга намазыннан соң ук башлады. Мәчет янында ук каршылык белдерүчеләр белән полиция арасында көчле бәрелешләр туды. Ислам оешмасы вәкилләре дә үз тарафдарларына чарага чыгарга рөхсәт биргәч, хәлләр тагын да кискенәйде. Чөнки илдә тыелган “Мөселман кардәшләре” төркеме иң эре һәм оешкан оппозиция хәрәкәте булып тора.

Ташкын булып аккан халыкны тарату өчен полиция резин пулялар, яшь чыгару газын кулланды. Шулай ук аларның өсләренә шактый су сиптерелде.

Хөкүмәт протест чараларын оештыручылар халыкны туплый алмасын өчен мобил телефон элемтәсен һәм интернетны өзде. Элегрәк Twitter һәм Facebook кебек социаль челтәрләрнең генә ябылуы әйтелсә, хәзер инде бөтенләй интернетка керү мөмкинлеге юк. Билгеле булганча, протест чараларына халыкны җәлеп итү нәкъ интернетның социаль челтәрләрдә башланып киткән иде.

Хәзерге вакытта Каһирәдә бер төркем Татарстан вәкилләре дә бар. Аерым алганда Русия ислам университеты укытучылары, Татарстан фәннәр академиясе хезмәткәрләре анда белем алырга киткән булган. Алар якыннарына шалтыратып, үзләрен бары сак белән генә йөртүләрен әйткәннәр.

Халык Мөбәрәккә Тунис президентыннан үрнәк алырга чакыра

Протест чаралары Каһирәдән тыш, илнең башка күп кенә шәһәрләрендә дә дәвам итә. Алар инде илнең яртысын камап алган. Урамнарда хәтта коралдан аткан тавышлар да ишетелә.

25 гыйнварда башланган бу протест чараларында әлегә дүрт каршылык белдерүче һәм ике полиция вәкиле үлде. 700-1200 кешенең төрле җәрәхәтләр алуы әйтелә.

Урамга чыгучылар 30 елга якын идарәдә булган Хөсни Мөбарәкне Тунис президентыннан үрнәк алып, хакимияттән китәргә чакыра. Шулай ук алар эшсезлек мәсьәләсен хәл итү, хөкүмәттәге коррупцияне бетерү һәм кеше хокуклары торышын яхшыртуны таләп итә.

Урам чараларына чыгучылар арасында көнбатыштагы демократия кыйммәтләренә йөз тоткан яшь зыялылар да, урта сыйныф халкы да, исламчылар да бар.

26 гыйнвар көнне Мисыр эчке эшләр министрлыгы үз карашларын канунсыз белдерүче барлык кеше шунда ук кулга алыначагы турында фәрман чыгарды. Шулай ук хакимият рөхсәтеннән башка узучы барлык урам чараларының тыелуын әйтте.
XS
SM
MD
LG