Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда янгында дүрт кеше һәлак булган


Якшәмбе иртәсендә Казанның “Лепрекон” барында чыккан янгында дүрт кеше һәлак булган.

Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәге башлыгы Андрей Родыгин сүзләренчә, Казанның Кремль урамындагы ”Лепрекон” сыра барында янгын чыгуы турындагы хәбәр 4.47дә килеп ирешә. Беренче янгын сүндерү машиналары килгәнче инде бина яна торган була һәм көчле төтен тарала.

“Хәзерге булган мәгълүматларга караганда, анда 30-70 кеше булган. Аларның күбесе урамга йөгереп чыккан. Дүртесе ут эчендә калган. Бина берничә кечкенә бүлмәләрдән тору сәбәпле, янгынны сүндерү катлаулырак булды. Ул үзе таштан булса да, эчендәге җиһазларның күбесе агачтан иде”, диде Родыгин “Интерфакс”ка.

Янгын айнык булмаган төркем утырган вип-залда сүнми калган тәмәке төпчегеннән чыккан дип фаразлана. Барлыгы бинаның 50 квадрат метр мәйданы янган.
XS
SM
MD
LG