Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда каршылык хәлиткеч ноктасына җитте


Якшәмбедә, каршылыкның алтынчы көнендә, Каһирәнең Таһрир мәйданында меңнәрчә кеше җыелды. Аларга БМО атом идарәсенең элекке башлыгы Мөхәммәт Әл-Барадей дә кушылды. Ул Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәкне кичекмәстән китәргә чакырды.

Мисырның 82 яшьлек президенты Хөсни Мөбәрәк якшәмбедә илнең югары хәрби җитәкчеләре белән очрашты. Кайбер күзәтүчеләр моны ихтимал хакимият тапшыру юнәлешендә ясалган бер адым дип бәяли.

Шимбә көнне Мөбәрәк хөкүмәтне урыныннан алып, яңа премьер билгеләде. Моннан тыш, күзләү идарәсе башлыгын вице-президент итеп куйды. Ләкин халык моның белән генә канәгать түгел, Мөбәрәкнең үзенең китүен таләп итә.

Мисырда каршылык чаралары, 5нче көн

x
Мисырда каршылык чаралары, 5нче көн
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:12 0:00
Узган төндә Каһирә, Искәндәрия, Суэц һәм башка шәһәрләрдә урлау-талау галәмәтләре күзәтелгән. Мисырның милли музееннан берничә кыйммәтле экспонат урланган. Илдәге тәртипсезлекләрдән файдаланып, берничә мең тоткын төрмәләрдән чыгып качкан, диелә.

Вазгыятьне контрольгә алу максатыннан хакимиятләр урамга өстәмә гаскәр чыгарды. Башкала Каһирә урамнарында танклар тора.

Әл-Җәзирә каналы хәбәр итүенчә, протест белдерүчеләр белән полиция арасындагы бәрелешләр нәтиҗәсендә корбаннар саны 150гә җиткән, меңнәрчә кеше җәрәхәтләр алган. Мисыр рәсмиләре Әл-Җәзирә каналының эшчәнлеген тыйды.

Кушма Штатлар Мисырдагы американнарны илдән чыгара башлады. Төркия, шулай ук, үз ватандашларын чыгару өчен ике очкыч җибәрде.

Оппозиция: Мөбәрәк “бүген үк” китәргә тиеш

Якшәмбедә Әл-Барадей Таһрир мәйданына килде
Мисыр оппозициясе җитәкчеләренең берсе, Нобель бүләге иясе Мөхәммәт Әл-Барадей, Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәк “бүген үк” урыныннан китәргә тиеш, дип белдерде.

CNN каналына биргән әңгәмәсендә ул, илдә күчеш хөкүмәте төзергә һәм ирекле сайлаулар үткәрергә чакырды.

Әл-Барадей, Кушма Штатлар, берьяктан, Мисырда демократик үзгәрешләргә өндәп, икенче яктан, Мөбәрәкне хуплап, вакытны һәм үзенә булган ышанычын югалта, дип белдерде.

Мисырда тыелган “Мөселман кардәшлеге” дип аталган иң эре оппозиция төркеме Әл-Барадейны Мөбәрәк режимы белән сөйләшүләрдә арадашчы итеп билгеләргә ризалашты.

“Мөселман кардәшлеге” җитәкчеләренең берсе, Иссам Әл-Әрьян бу турыда якшәмбедә Каһирәнең Таһрир мәйданына җыелган дистәләрчә мең кеше алдында ясаган чыгышында әйтте.

Якшәмбедә Кушма Штатлар дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Мисырда ирекле сайлаулар үткәреп, хакимиятне “оешкан рәвештә” демократия принципларында төзелгән яңа хөкүмәткә тапшыруны хуплавын белдерде.

Fox News каналына биргән әңгәмәсендә ул, Хөсни Мөбәрәк протест белдергән халыкның таләпләрен искә алу өчен берни эшләмәде, диде.

XS
SM
MD
LG