Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда президентка басым арта бара


Каһирәдә президент Хөсни Мөбәрәк хакимиятенә каршы протест чарасына тагын дистәләрчә мең кеше җыелды.

Соңгы ике көндә бик күренми торган Мисыр полициясе яңадан урамнарга чыгарылды. Башкала Каһирә күгендә боралаклар оча. Таһрир мәйданына машиналарны якын җибәрмәс өчен, анда танклар урнаштырылды. Элегрәк 125 кешенең үлеменә китергән демонстрацияләрнең иң зурлары шушы Таһрир мәйданында булган иде.

Таһрир мәйданы
Дүшәмбе көнне Таһрир мәйданына керү юлларына урнаштырылган хәрбиләр янына азсанлы полиция хезмәткәрләре дә чыгарылды. Шулай да хәбәрчеләр әйтүенчә, ул полиция хезмәткәрләре өйлә намазыннан соң мәйданга җыелган дистәләрчә мең демонстрациячегә каршылык күрсәтми.

Ул арада протест чараларын җитәкләүчеләр Мөбәрәк хакимиятенә басымны арттыра бара. Алар чикләнмәгән вакытка илкүләм эш ташлау игълан итте һәм сишәмбе, 1 февральдә Каһирәдәге демонстрациягә бер миллион кеше җыячакларын белдерде.

Протест чараларында узган атнакичтә Каһирәгә кайткан Мөхәммәт әл-Барадай да катнаша. Реформачыл көчләр җитәкчесе, Нобель тынычлык бүләге иясе, Халыкара атом энергия идарәсенең элекке җитәкчесе әл-Барадай узган атнакичтә Таһрир мәйданындагы ачулы халык алдында чыгыш ясап, аларның дөрес юлда булулары турында сөйләде.

Мөхәммәт әл-Барадай
“Мин бүген гомеребезнең иң бәхетле көнендә сезгә кушылырга килдем. Бүген мин һәрберегезнең күзенә карый алам. Бүген мисырлы буларак сез үзегезнең тормышка һәм иреккә хокукларыгызны кире яулап алдыгыз. Бу башланган эшләргә кире юл юк. Элегрәк әйткәнебезчә, безнең таләп бу хакимиятнең бетүе һәм яңа тормыш башлау”, - диде Мөбәрәк.

Мөбәрәк хакимиятенә каршы чыгучылар армия белән сөйләшүләр өчен комитет төзегәннән соң, Әл-Барадай атна ахырында мөһим оппозицион җитәкче буларак күтәрелде. Бу хәлиткеч чорда бик күп нәрсә армиянең кем ягын алуына бәйле.

Мисырдагы иң зур оппозицион төркем, тыелган “Мөселман кардәшлеге” оешмасы әл-Барадайның әлеге сөйләшүләр комитеты җитәкчесе булуына хуплау белдерде.

Президент Хөсни Мөбәрәк (с) яңа премьер-министр Әхмәт Шәфыйк белән сөйләшә
Ул арада президент Мөбәрәк илнең яңа хөкүмәтенең ант биреп вазифага керешү тантанасында катнашты. Саклану һәм тышкы эшләр министрлары яңа хөкүмәттә дә үз вазифаларында кала.

Күпләр тарафыннан рәхимсезлектә гаепләнгән эчке эшләр министры Хәбиб әл-Гадле яңа хөкүмәткә кертелмәде. Эчке эшләр министры итеп элек Мисырның төрмә системы өчен җаваплы булган һәм Каһирә полициясенең җинаять тикшерүләр бүлеген җитәкләгән Мәхмүт Вәгъди билгеләнде.
XS
SM
MD
LG