Accessibility links

Ирек Мортазин шартлы рәвештә иреккә чыгарылды


Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

Татарстанның элекке президентының матбугат вәкиле булган Ирек Мортазин шартлы рәвештә иреккә чыгарылды.

Республиканың Менделеев район мәхкәмәсе Мортазинны Менделеев колония-поселениесеннән шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итү турында карар чыгарды.

Оппозицион журналист Мортазин элекке президент Миңтимер Шәймиевкә яла ягу гаепләве нигезендә төзәтү эшләренә, республика җитәкчелеген тәнкыйтьләгән китабында хакимият дип аталган социаль төркемгә каршы нәфрәт уятуда гаепләү белән 21 айга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителгән иде.

Мортазин “Азатлык Радиосы»на “дөресен генә әйткәндә, бүгенге бу карарга мин үзем дә өметләнмәгән идем”, - дип белдерде. Аның әйтүенчә, бу карар беренче чиратта адвокат Юрий Закның тырышлыгы нәтиҗәсе. (Бу адвокат күптән түгел башка бер татар журналистының, Айгөл Мәхмүтованың иреккә чыгарылуына ирешкән иде)

“Шулай ук Мәскәүдән килгән тикшерүче комиссиянең эшләве, бу эшнең киңкүләм мәгълумат чараларында яктыртылуы, башка хокук яклаучыларның мөрәҗәгатьләре, КПРФ бүлегенең мине яклап протест митингы үткәрүе, интернеттагы теләктәшлек чаралары барысы берьюлы тәэсир итеп, күп нәрсә бергә туры килеп хөкемдар югалып калды, азат итү турында карар чыгарырга мәҗбүр булды. Хөкемдар алдан ук минем иреккә чыгару мөрәҗәгатемне кире кагарга әзерләнеп килгән кебек тоелган иде, прокурор да, хакимият тә каршы иде”, - ди Мортазин.

Журналист үзен тәртип бозучылар гына ябыла торган кырыс шартлы бүлмәгә, ШИЗОга ябуга ризасызлык белдереп 11 көн элек ачлык игълан иткән иде. Үзе әйтүенчә, ул әлеге протест чарасын мәхкәмәгә, 31 гыйнварга кадәр дәвам иткән.

“Кичә генә ШИЗОның салкын идәнендә йоклап киткән идем. Өстән лампа яктыртып тора, парашаның сасы исе бөтен бүлмәгә аңкый, тычканнар йөгерешә. Салкын. Монда тагын ничә төн, ничә көн ятарга туры килер икән дип уйлаган гына идем. Менә инде һич көтмәгәндә иреккә чыктым”, - ди Ирек, сөйләшкәндә яхшы кәефтә булуын аңлатып.

Үзенә карата белдерелгән гаепләүләрне кабул итмәүче Ирек Мортазин тиздән Русия Югары мәхкамәсенең үзен аклаячагына өметләнә. Әлегә исә ул шартлы рәвештә генә иреккә чыгарылды һәм канун нигезендә аена ике мәртәбә тиешле урынга барып теркәлеп торырга тиеш.

Алдагы көннәрдә ул колониядә яза башлаган романын язып бетерергә тели. Татар кызы белән алман офицеры арасындагы мәхәббәт турындагы бу китап чын вакыйгаларга нигезләнә ди Мортазин. Бу романны ул 9 Май, җиңү бәйрәменә өлгертергә җыена. Икенче дөнья сугышына кадәр танышып бер-берен яратып калган егет белән кыз икесе сугышның ике ягыннан килеп очраша.

Китапны тәмамлаганнан соң исә, Татарстанның элекке президентының элекке сүзчесе иҗтимагый-сәяси һәм хокукый эшчәнлеккә керешергә җыена.
XS
SM
MD
LG