Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Ринат Закиров булып китте


 Ринат Закиров
Ринат Закиров

Узган җомга Уфага Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров килеп киткән иде. Аның бу сәфәре татар җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгенә менде.

Ринат Закиров Башкортстан президенты һәм президент хакимияте җитәкчесе белән очрашырга теләк белдерсә дә, аны кабул итүче булмаган. Бу турыда милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары профессор Мәҗит Хуҗин ирештерде.

Ринат Закиров уздырган сөйләшүдә “Ватаным” оешмасы рәисе Раил Әсәдуллин, “Кызыл таң” гәзите мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, “Нур” театры җитәкчесе Урал Гыйрфатуллин, Уфаның 65нче санлы татар гимназиясе мөдире Анфиса Галимҗанова, “Рамазан” төрки агарту үзәге рәисе Марат Шәрипов һәм тагы берничә кеше катнашкан.

“Рамазан” төрки агарту үзәге рәисе, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның халык җырчысы Марат Шәрипов ул очрашудагы тәэссоратлары белән бүлешеп шуларны сөйләде:

“Анда төп сүз Башкортстандагы татар милли хәрәкәте эшен активлаштыру һәм берләшү турында барды. Эш шунда, гыйнвар аенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовка республика татарлары корылтаен үткәрүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган. Әлеге сөйләшүдә катнашкан Башкортстан президенты аппараты вәкиле Урал Хәсәнов ул корылтайның сентябрь-октябрь айларында Нефтьчеләр мәдәният сараенда узачагын ирештерде. Шулай ук Башкортстан татар конгрессы эшчәнлеген җанландыру мәсьәләсе дә каралды. Мин башкарма комитетның башка татар оешмалары вәкилләре белән бергә киңәйтелгән утырышын үткәрү кирәклеген тәкъдим иттем”.
Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Бигнов үзенең ул утырышка чакырылып та, катнашмавын белдерде. Аның сүзләренчә, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе иң башта Башкортстан татар конгрессы җитәкчеләре һәм әгъзалары белән очрашырга тиеш. Ә ниндидер очраклы вәкилләре белән башкарма комитет эшчәнлеген тикшерүе мантыйкка сыймый. Ә инде корылтай мәсьәләсендә ул шуларны әйтте:

“Без күптән үк инде Башкортстан җитәкчелеге белән татар корылтаен уздыру мәсьәләсендә килешүгә ирештек. Алар Башкортстан татарлары корылтаен уздыруга ярдәм итәргә ышандырдылар. Монда ниндидер башка корылтайлар уздыру турында яшерен сөйләшүләрнең нәтиҗәсе булмаячак, чөнки безнең татар оешмалары бердәм һәм хакимият белән конструктив эш алып барабыз”.
XS
SM
MD
LG